Айрат Айнуллов аранжировка ясаучы гаджет-маньякка әйләнгән (ФОТО)

Заманында сәхнәләрдә җырлап йөргән Айрат Айнуллов эшчәнлеген үзгәрткән – аранжировка остасы икән ул хәзер. Үзлегеннән өйрәнеп, 2005 елдан бирле шушы өлкәдә эшли.

«Композитор, җырчы, музыкант һәм гаджет-маньяк (безнеңчә әйтсәк, акыллы техника белән җенләнүче була инде)» дип өстәп куйган ул анкетасына. Аранжировка ясатырга кемнәрнең килүе белән кызыксынгач, Айрат саллы гына исемлек китерде. Салават Фәтхетдинов, Альфред Якшимбетов, Фирзәр Мортазин, ИлСаф, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Раяз Фасыйхов, Асылъяр, Айгөл Сагынбаева, Гөлдания Хәйруллина һәм аның кызы Лилия Хәйруллина, Венера Ганиева, Рөстәм Асаев, Руслан Кираметдинов, Марсель Вәгыйзов, Вадим Захаров, Илназ Минвәлиев, Алинә Сафиуллина, Cиринә Зәйнетдинова, Рафил Җәләлиев, Раиф Мөхәммәтрәхимов, Вәис Бәйрәмов, Вилорик Садыйков, Ганс Сәйфуллин, Ленар Нигъмәтҗанов, Гөлназ Закирова, Зөлфат Фәхретдинов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Нурзадә, Рәфинә Ганиуллина һ.б.  Исемнәре таныш булмаган җырчылар да бар биредә, бәлки, булачак йолдызлардыр алар!..  Музыкаль бизәлешләр ясатырга дип «Курай» радиосыннан да  еш мөрәҗәгать итәләр икән аңар. «Аранжировкалар ясау төп эшемә әверелде, ләкин җырлаудан туктамадым, банкетларга чакырулар булганда җырлап кайтам. Радио-телевидениедә генә күренмим, әлегә барысына да вакыт җиткереп булмый», – дип сөйләде Айрат.  

Айратның гаиләсе

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии