Айрат Ильясов банкетларда бушка җырлый башлаган

«Эссе» төркеме солисты Айрат Ильясов Мөнир Рахмаев белән бәхәсләшеп җиңелгәннән соң, банкетларда бушка җырлый башлаган.

«Тәмле көрәш» тапшыруында чыкты бу бәхәс. Мөнир белән тапшыру башланганчы ук килештек. Мин җиңсәм, Мөнир бәлеш пешереп, тапшыруны әзерләүчеләрнең бөтенесен өенә кунакка чакыра, Мөнир җиңсә, мин ун банкетны бушка эшлим дип. Мөнир җиңде. Шуны ишетеп, күпләр: «Безнең туйны алып барыгыз әле», – дип шалтыраталар. Банкетны башыннан ахырына кадәр алып бару түгел иде ул. Казандагы бер чарага килеп, ике җыр җырлап китәм. Әле тагын биш заказ калды", дип белдергән Айрат "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии