Айсылу Габдинова: “Бик борчылам, әмма нәрсә эшләргә дә белмим"

Җырчы Айсылу Габдинова фикеренчә, татар телен мәктәпләрдә укытмау милләтне бетерүгә китерергә мөмкин. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде.
“Бу тема минем өчен бик авыр, ул безнең гаиләгә дә кагылды. Минем әнием – татар теле укытучысы. Ул эшендә танылып, зур бүләкләргә ия булган кеше. Бер яктан, шуңа күрә бу тема миңа бик авыр. Икенче яктан һәм ул иң мөһиме – татар телен мәктәпләрдә ничек бетереп була? Ул бит безне бетерү дигән сүз. Ничек инде безнең милләтне бетереп булсын?” – ди җырчы.
 
“Татар җырчылары сәхнәдә татарча камил сөйләшүләре белән, мәгънәле җыр текстлары булган җырлар аша тел саклауга үз өлешләрен кертә ала”, – дип саный җырчы.
 
Айсылу Габдинова бу вазгыятьне үзгәртү өчен нишләргә, дигән сорауга җавабы юклыгын әйтте, дип яза Татар-информ.
 
“Бик борчылам, әмма нәрсә эшләргә дә белмим. Мин әле бу имеш-мимеш кенә, барысы да тынычланыр, барысы да үз урынына кайтыр, дип ышанам һәм көн саен шуны теләп торам. Татар теле дәресен бетерсәләр, күпме укытучы эшсез калачак. Берничә елдан татар телен өйрәнергә теләүчеләр булса да, аны укытучылар калмаячак”, – диде җырчы.
 
Айсылу Габдинова бу вазгыять татар халкын уятып җибәрде дигән фикер әйтүчеләр белән килешүен әйтте. Әмма, аның фикеренчә, бу талпыну вакытлыча гына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии