Айсылу Лерон декретта утыручыларга "матурлык көне" оештырырга киңәш итә

Баласы белән урамда йөргән әниләрнең күбесе тышкы кыяфәтләре белән охшаш: спорт стилендәге кием, кроссовка һәм өскә төеп куелган чәч. Бер яктан, әни кеше өчен болай киенү җайлы, уңайлы. Тик икенче яктан, хатын-кыз декрет ялында булуына карамастан, һәрвакыт матур күренергә тиеш!

"Мин ике бала белән дә якынча 7 ай гына декрет ялында утырдым. Миңа - һәрвакыт актив тормыш рәвеше алып барган кешегә озаклап өйдә утыру авыр. Образым ничек бар иде, бала тапкач та шулай калды, чөнки үземә ошый. Бары тик маникюр салонына гына йөрдем мин. Өйдә утыручы яшь әниләргә шуны әйтер идем: үзеңә һәрвакыт вакыт табырга кирәк. Атнага бер булса да, баланы әти-әнигә яисә башка кешегә калдырып, "матурлык көне" оештырырга киңәш итәм. Ешрак дуслар белән күрешеп, аралашып тору да үзеңне тонуста тотарга ярдәм итәчәк", дип белдергән "Татар радиосы" ди-джее, ике бала әнисе Айсылу Лерон "Интертат.ру" сайтына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии