Айсылу Лерон гаиләсендә бүген бәйрәм!

Ире Ленар белән гаилә коруларына алты ел булган! Бу хакта ул Инстаграм битенә болай дип язган:

"Язмыш дибез... Ул очраштыра, таныштыра, кавыштыра! Һәр парның үз мәхәббәт тарихы. Безнең танышу ул яктан үзенчәлекле булды. Шул язмыш дигәне, әллә кызык булсын дипме, моннан бик күп еллар элек безгә бер-беребезне күрсәтеп алган (бер үк урында, бер үк вакытта булып, хәтта сөйләшеп алганбыз). "Менә шушы кеше 7 ел узгач, сөекле ирең булачак!" дисәләр, һич ышанмас идем! Шуңа да язмыш әйтеп тормаган, күрсәтеп кенә алган да, оныттырган. Икенче танышуыбыз бөтенләй башка рухта узды. Күрәсең, шушы мизгелгә без бер-беребезгә башка күзләр белән карарлык итеп үзгәргәнбез... гашыйк булдык! 6 ел элек, нәкъ шушы көнне никах укыттык, икенче көнендә туй итеп, гаилә кордык һәм хәзер мәхәббәтебезнең татлы җимешләрен үстерәбез. Безнең тарих әле языла башлады гына! Бер-беребезне аңлап, санлап, хөрмәт итеп һәм яратып тагын бик күп, бик күп еллар яшәргә язсын, Ходаем!", дип язып куйган Айсылу.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии