Айсылу Лерон «КZN» каналында эшли башлаган

Күптән түгел генә Айсылу Лерон «КZN» каналында «Доброе утро, столица!» тапшыруын алып бара башлаган. Шуңа да карамастан, «Татар радиосы»нда эшләвен дәвам иттерә.

"КZN"да әлеге тапшыруны алып бару өчен кастинг оештырдылар. Эшсез утырырга яратмыйм. Декрет ялым дәвам итсә дә, Нурихан 7 айлык чакта ук эшкә чыктым бит мин. Кастингта катнашырга булдым. Ошаттылар, чакырдылар. Өч пар алып баручы без, атналап эшлибез, бер атнасын эшләп чыктык инде, хәзер менә яңадан безгә чират җитте! Эше җиңелләрдән түгел, тәҗрибә булса да, күп көч таләп итә торган проект. Радиода эшләүче коллегаларым, дусларым бик булышлык күрсәттеләр. Көнем бик тыгыз режимда уза: иртәнге алтыда уянам, чөнки Нурихан – тургай. Йокларга соң ятабыз, Фәридәбез – ябалак. Тиз генә йок­лап китә алмый", дип белдергән Айсылу "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
03.07.2015 11:41:58

кубрэк йокла Айсылу,гомерне озонайта ул йокы.

Последние комментарии