Айсылу Мирхафизхан шигырь белән балетны тоташтырмакчы

Галиәсгар Камал театры ишекләрен ачып керүгә: “Рәхим итегез! Сез Айсылу янынамы? Безнең кыз бит ул!” - кебек сүзләр ишетеп була иде 22 октябрь көнне Татар дәүләт академия театры бинасында. Актриса Фәридә Сафина кызы, әнисе кебек үк, сәнгать юлыннан китәсенә берәү дә шикләнмәгән. Бүген менә Айсылу Мирхафизхан театр сәхнәсендә басып тора. Юк, Камал театры артисты буларак түгел - әнисеннән үзгә ул бию сәнгатен сайлаган.
- Балетта башкарырга теләгән рольләрем бик күп. Аларны саный башласаң, төн буе санап чыгып була, - дип көлә Айсылу. - Елдан-ел максатлар, теләкләр үзгәрә. Кече рольләрдән әкренләп зур рольләргә күчәргә уйлыйм. “Генерал булырга теләмәгән солдат - солдат түгел” дигән күк, балетта баш рольләрне уйнарга теләмәгән биюче биюче түгел инде ул. Алла боерса, тиздән теләгән рольләремне дә башкарырмын, - дип уртаклашты Айсылу тамашачылар белән.
 
Айсылу әдәбият, башка сәнгать төрләре белән даими танышып тора икән.
 
- Китап укымаган балерина - буш кеше ул. Пушкин, Достоевский, Чехов кебек классикларыбызны укыйм. Сәнгать, балерина Майя Плисецкая, актриса Фаина Раневская турындагы материаллар белән танышам. Алган белемнәрем профессиямдә дә бик ярдәм итә, - дип белдерде Айсылу.
 
Әңгәмә барышында кызның шигърият белән дә “җенләнүе” ачыкланды. Эксперимент буларак шигырь белән балетны тоташтырмакчы ул.
 
- Һәр шигырьнең үзенең билгеле бер ритмикасы бар. Әгәр туры килә торган ритмны тапсаң, аны балет белән дә бәйләп була, - дип уртаклашты ул.
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии