Азалия Зиннәт "Соң инде" клибын ничек төшерү турында сөйләде (ВИДЕО)

Азалия Зиннәтнең "Соң инде" җырына төшерелгән клибы эчтәлекле, тирән мәгънәле булуы белән аерылып тора. Ул "Татар җыры"нда "Иң яхшы клип" номинациясендә җиңү яулады. Уңышка ирешүдә клипта төшкән дәрәҗәле артистларның өлеше дә зур, дип саный җырчы.

- Азалия, сиңа Илдар Хәйруллин, Люция Хәмитова кебек күренекле артистлар белән эшләргә туры килде. Аларны клипта төшәргә чакыру идеясе каян барлыкка килде?

- Музыкант Марат Мухин белән җырны яздырганда ук, күз алдыма клиптагы күренешләр һәм аларны башкарачак артистларның йөзләре килеп басты. Клипның төп геройлары итеп нәкъ менә Илдар Хәйруллин белән Люция Хәмитованы күрдем. Илдар абыйны 10 еллап беләм. Ул мин катнашкан "Йолдызлар фабрикасы"ның режиссеры булды, жюрида утырды. Җырның сүзләре, исеме үк тирән мәгънәгә ия. Бу хәл үз башымнан узмаса да, җыр чыккач, күпләр аның үз тормышына туры килүен әйтеп яза, шалтырата башлады. Шәхсән үземнең "соң инде" дип әйтерлек хәлдә калганым юк һәм калмам, дип өметләнәм.

- Илдар Хәйруллин синдә режиссер осталыгы бар, ди. Тәҗрибәле артистларны "өйрәтү" кыен булмадымы?

- Клипны үз эшенең остасы булган Айдар Габдрахманов белән төшердек. Хәтта аны да "өйрәтергә" туры килде. Әйткәнемчә, мин клиптагы һәр күренешнең ничек төшерелергә тиешлеген алдан күзалладым. Кемне кайсы яктан төшерергә кирәклеген әйтеп тордым. Илдар абый "син режиссер була аласың" диде. Клипны озак төшердек. Телевизордан күрү - ул бер, ә ул вакыйгаларны якыннан күреп, үзең аша кичерү - икенче. Люция апаның гримеркада елап утыруы, аның хисләре - барысы да ышандырды, хәтта үземнең күземә яшьләр килде. Әлбәттә, алар белән эшләү минем өчен зур әһәмияткә ия, күп тәҗрибә тупладым. Илдар абый: "Тагын клипта төшәргә чакыр, тагын бер "Алтын барс", алырбыз", – диде. 

Чыганак: Интертат.ру

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии