Балдак бүләк итү йоласы, тәртибе, тарихы

Борынгы заманнарда кәләшкә туй балдагын камыштан ясаганнар. Соңрак мисырлылар, аннары римлылар, никахның ныклыгын күрсәтү өчен, чиста алтын куллана башлаганнар. Балдакны атсыз бармакка кию гадәте борынгы эллиннардан ук калган. Атсыз бармактан йөрәккә туп-туры юл дип исәпләгән алар.

 

Гадәттә, киүягә чыгарга тәкъдим ясаганда, егет кеше кызга кашлы йөзек бүләк итә.
Бу  -

-    гаиләдә буыннан-буынга мирас итеп күчеп килә торган кашлы йөзек;
-    мөмкинлек тугач та, табигый ташка алмаштырылачак, ясалма кашлы йөзек;
-    ясалма мәрҗән, ахак йә рубинлы йөзек;
-    ярымкыйммәтле ташлардан муенсалы гарнитур;
-    бриллиант беләзек йә алтын чылбыр булырга мөмкин.

Һәркем кыйммәтле бүләк бирә алмаска мөмкин, иң мөһиме чын күңелдән тапшырырга кирәк.

Язылышкан вакытта кияү белән кәләш туй балдаклары белән алмаша.

Туй балдакларын кияү сатып ала.

Күп кенә парлар туй балдагына исемнәрен яздырта.

Аерылышкан очракта, туй балдагы кире кайтарыла.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
12.10.2012 08:57:08

кемнәр йоласы суң бу? христиәннәрнеке!
татарларда кәләшкә бирелгән бизәнү әйберләре аерылганда кире кайтарылмый,бу хатын малы булып исәпләнә! балдак киертү әбәзәтелне дә түгел әле татарда. кәләшкә алдан бирелгән бүләкләрдә йөзек балдаклар...

Последние комментарии