Баянчы Айдар Вәлиев Игорь Крутойны Россиянең төп плагиатчысы дип атады

Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты, баянчы Айдар Вәлиев плагиатка карата фикерен белдерде. “Оятсыз рәвештә кабатларга ярамый”, - ди ул. Бу хакта музыкант “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә сөйләде.
Айдар Вәлиев плагиатның хәзер дә актуаль булып калуын әйтте, дип яза агентлык. “Миңа калса, бу исемлектә беренче урында Игорь Крутой тора. Ул – Россиянең иң төп плагиатчысы. 1960-1970 еллардагы итальян җырларыннан урлап көй яза һәм бер дә кызармый”, - диде ул.
 
“Җырларның авторлары ноталарны язып, РАОда (Россия авторлык җәмгыятендә) теркәсәләр, әйбәт булыр иде. Алай оятсыз рәвештә кабатларга ярамый инде. Әмма кайвакыт туры килүләр була”, - диде музыкант.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии