Бер тамашачы Вил Усманов концертын өзә язган (ФОТО)

Шушы көннәрдә Вил Усмановның Казанда узган юбилей концертын адекват булмаган бер тамашачы өзә язган. Фотолар карыйбыз:

Башта бу кеше берничә тапкыр сәхнә янына килеп, артистларга чыгыш ясарга комачаулаган. Аннары сәхнәгә үк менеп, биегән, кушылып җырлаган. Шуннан соң Вил Усмановны кочакларга ук тотынган. Соңыннан кабат сәхнәгә менеп, кулиса артына йөгереп кереп киткән.

1

2

3

4

Чыганак.

 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
31.03.2013 15:59:17

Тавыш турында тугел,ямьсез сэхнэ киеме турында суз бара Усман Вилев. Бу кызлар тазарак булсалар да,тавышсыз сандугачлардан купкэ алда.

31.03.2013 08:57:29

житмэсэ конкурсларда жюриларда кеще бэялэп утырган булалар ,ай-яй килбэтсез.

30.03.2013 21:45:45

Миңа калса, бу - яшьләр теле белән әйткәндә - подстава. Алдан сөйләшенгән кеше ягъни-мәсәлән. Максаты - пиар, шушы концертка өстәмә игътибар җәлеп итү. Алай булмаса, бу абзыйны, кем әтмешли, "попросили бы". Ә монда нәрсә? Хәтта кулына микрофон тоттыралар ( фото №2 ).
Ә кызларның "колоритный" фигураларына килгәндә, бернинди дә гаеп күрмим. Кайда сәхнәдә нечкә биллеләр генә җырларга тиеш дигән закун? Бу бит конкурс красаты түгел.Чит ил эстрадасыннан мисалга Демис Русосны китерергә була - супер популярный җырчы булды заманында. Рус эстрадасында Ирина Отиева - искиткеч шәп тавышка ия җырчы. Татар эстрадасында - Әлфинә: халык яратмаса кырылып, зал тутырып концертына йөрмәс иде. Вил үзе дә ябык түгел, аңа карап кына халык аның иҗатыннан баш тартмый бит. Мондый мисаллар күп китерергә була. Иң мөһиме - кешенең таланты, иҗаты. Кызларның җырлары йөрәккә үтәрлек икән, нәрсәгә миңа аларның юан яки ябык булулары? Кием дә җырның эчтәлегенә, тудырасы килгән образга туры килергә тиеш. Фотодагы костюмнарны чыннан да уңышлы, зәвыклы дип атап булмый, ләкин җыры нинди иде соң? Шаян, юмор белән сугарылган җыр булса - ярый инде. Серьёзный җыр икән - юк. Мин җырны ишетмәдем, шуңа бу хакта берни әйтә алмыйм.

30.03.2013 19:21:43

Улээээм монда нинди оч чуваш хатыны,май баскан узлэрен,сэхнэдэн тошегез зинхар.

28.03.2013 13:39:47

Татар җырчыларының күбесенең киемен күргәч,җырын тыңлап булмый.Кайчак, әллә көзгесе гримеркада утыралармы дигән уй килә. Үлеш зәвыксыз!Кеше, Чеховча,бар яктан матур булырга тиеш.Киендерүчеләрегезне куып,үзегез сайлый башлагыз әле!

26.03.2013 16:34:06

УФ.колхозда да болай киенмилэр,самодеятельностэ дэ

23.03.2013 09:38:01

Чәйнәшмәгез..... Татар эстрадасынын ин талантлы җырчылары!!!!!! Алар бер генэ минут та тик тормый ижат итэлэр, жырлар яздыралар, клиплар... Аларнын ижатына хормэт белэн карагыз, яратмыйсыз икэн, бер кеше дэ сезне мэжбур концертка алып бармый......

22.03.2013 22:19:36

Бу оч хатын ,татар миллэтенен бик нык дэрэжэсен тошерэлэр,маржалардан да уздыралар,узлэре аны анламыйлар ахыры.Колдермэгез доньяны зинхар очен!

22.03.2013 14:09:54

"Три толстушки"-димәкчеме әллә? Ну и ну!

22.03.2013 13:27:47

Ул футболкалары тоскэ тос килеп тора

22.03.2013 10:59:55

Бу Усманов концертымы сон, эллэ юан тутилэрнекеме? Золфия дэ тегелэрен куып житэ инде.

21.03.2013 23:10:01

Теге кызлар янына менуе булган инде анын.
Вил янына нигэ менсен ул,мескен!

Последние комментарии