Беренче баласын 14 яшендә тапкан - хәзер аның 21нче баласы туган

2017 елда Бөекбритания матбугат чаралары Сью һәм Ноэль Рэдфордлар гаиләсе хакында язган булган. Анда Сью, 20нче баласын тудырып, рекорд куйган иде. Һәм, ниһаять, монысы соңгысы булыр дигән булган. Ләкин бер ел үтүгә Рэдфордлар гаиләсендә янә яңа туган сабый аваз сала.
Күп балалы әти сүзләре буенча, ул бик  бәхетле. Әле Сью яңа туган бала белән бәйле мәшәкатьләргә чумган, әмма ул калган балаларын белән дә шөгыльләнә. Иң авыры - ризык әзерләү һәм кер юу. Тик Сью боларны гадәти буларак кабул итә. “Күп бала – чиксез бәхет. Алар беркайчан да ялгызлык хисе кичермиләр”, - ди 43 яшьлек Сью Рэдфорд. 
 
Сью белән Ноэль 36 ел элек танышкан, дип яза Өмет. 14 яшендә Сью авырга кала. Гашыйклар шунда ук мотлак рәвештә бәбине табарга дигән карар карарга килә, чөнки кайчандыр аларның үзләреннән әти-әниләре баш тарткан. Икенче сабыйлары 3 ел үткәч туа. Бүген инде Рэдфордларның өлкән кызы үзе 3 тапкыр әни булган. 
 
 
Ә Рэдфордлар исә, саклану чараларына карамастан,  ишәюләрен дәвам итә, ди. Хәер, үзләренә ошагач, балаларны яраткач, аларны карый алгач, ишәйсеннәр соң. Афәрин дияргә генә кала.  
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: deti.mail.ru
Фото: Ачык чыганак

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии