«Безнең акча Тиматиныкыннан да күбрәк»: Түбән Кама эшмәкәре балалары акчадан гигант келәм ясаган (ВИДЕО)

Түбән Камада яшәүче эшмәкәрнең балалары ачык калган сейфтан акчаларын алып, идәнгә "келәм" итеп җәйгәннәр.
Бу хакта эшмәкәр Рәмис Җиһаншин үзенең Instagramында хәбәр итә.
 
– Әти, әни тагын сейфны ачык калдырган, шунлыктан без сиңа сюрприз ясарга булдык - синең акчаларыңнан гигант келәм ясадык, - ди малайларның берсе.
Ә икенчесе:
- Безнең акча Тиматиныкыннан да күбрәк, - дип куя.
 
Келәм ясау "осталары" бераз әтиләреннән шүрлиләр булса кирәк: "Ауланмасмы икән? - дип борчылып та куялар.
 
Видео «розыгрыши», «приколы» дигән хештег белән урнаштырылган, дип яза ШК.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

 

Последние комментарии