Биюче Нурбәк Батулла Җәлил премиясенә лаек булган

“Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек булган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булды.
Җәлил премиясенә башта “Әлиф” командасы куелырга планлаштырылса да, бөтен катнашучыларның да нигезләмә буенча яше туры килмәгән. Шунлыктан премиягә “Әлиф” хореографик спектаклен чыгарган командадан Нурбәк Батулла тәкъдим ителгән, дип яза Татар-информ.
 
Нурбәк Батуллага 30 яшь. Ул Кариев театрының баш хореографы.
 
Җәлил исемендәге премия республиканың сәнгать, фән, эшмәкәрлек өлкәсендәге казанышлары булган талантлы яшьләргә бирелә, нигезләмәдә яшьләр белән эшләүче авторлар өчен искәрмә каралган.
 
Муса Җәлил исемендәге республика премиясе ике елга бер мәртәбә дүрт премия тапшырыла. Премия лауреатлары Муса Җәлилнең туган көнендә 15 февральдә игълан ителә.
 
Нурбәк Батулладан тыш, Тукай премиясенә язучы, галим Хәнәфи Бәдигый лаек булган дигән мәгълүмат бар. 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии