Бу атнага йолдызнамә

18-24 март көннәренә йолдызлар фаразы.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Эшкә дәртегез, көч-куәтегез әллә ни мактанырлык булмас. Шулай да кайберәүләрне коткыга салырга җай табарсыз шикелле. Әлегә игътибар үзәгендә түгел, күләгәдә калып торырга кирәк сезгә, ди йолдызлар.

Үгезбозау

Матди әйберләр, шулай ук хис-тойгылар белән уртаклашырга әзер торыгыз. Башкаларга булышырга, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәргә тырышыгыз. Күп кенә көчегезне сарыф итәчәксез. Әмма озакламый аны ныгыту мөмкинлеге булачак.

Игезәкләр

Язмышыгыз сезгә сынаулар әзерли. Теләсә кайсы эшегез сез уйлаганнан күбрәк тырышлык һәм вакыт таләп итәчәк. Финанс хәлегезне җайлап килә торган кешеләр белән тавышланып алуыгыз ихтимал.

Кысла

Якыннарыгызның хәлегезгә керүе дә, юату сүзләре дә кәефегезне күтәрә алмаячак. Ә менә бөтенләй чит кеше белән ачылып сөйләшү, ни гаҗәп үзегезгә яңа сулыш өргәндәй итәчәк. Үзегезгә керемле эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

Арыслан

Эшегезне башкачарак дәвам иттерү финанс хәлегезне яхшырту мөмкинлеге бирәчәк. Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр булырга мөмкин.

Кыз

Язмышыгыз холкыгызның ныклыгын сынарга мөмкин. Әмма хафаланырга кирәкми: көч-куәтегез, дәрт-дәрманыгыз тиешле дәрәҗәдә сезнең хәзер.

Үлчәү

Бу атнада әйбәт яңалык ишетәчәксез. Һич кенә дә артка чигенмәгез: килеп туган каршылыкларны җиңү өчен барлык мөмкинлекләрне эшкә җигегез.

Чаян

Иҗат кешеләре эшләрендә зур уңышларга ирешәчәк һәм бу аларга үтә зур канәгатьлек хисләре китерәчәк. Бу атнада ниндидер йомгаклар ясалачак, юк-бар күңелсезлекләр узганда калачак.

Укчы

Ахырын ни белән бетәсен белмәгән килеш, тәвәккәлләп, хәтәр эшләргә тотынмагыз. Тормышыгызга үзгәрешләр кертергә ниятләсәгез, чигенергә урын калдырыгыз.

Кәҗәмөгез

Шәхси тормышыгыз яхшы якка үзгәрер. Ялгызлар бик шәп элемтәләр корып җибәрәчәк. гаиләле кайберәүләр акча кеременә сөенеп бетә алмаячак.

Сукояр

Авызыгызны чамалабрак ачыгыз: башыгызга килгән кайбер фикерләрне әйтми калу әйбәтрәк хәзер. Бу атнада сабырлык һәм әдәплелек кайчандагыга караганда да күбрәк кирәк.

Балык

Күңелегез тынгысызланырга мөмкин. Ниндидер акча керемнәренә өметләнмәгез: экономия режимына күчегез. Юкса гаиләгездә үзара мөнәсәбәтләр катлауланырга мөмкин, дип кисәтә йолдызлар. 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии