Бу атнага йолдызнамә

1-7 апрель көннәренә йолдызлар фаразы.


 

 

 

 

 

 

Кучкар

Мөстәкыйль һәм башкалардан үзгә уйлый белүегез нәтиҗәсендә күпләрне көнләштерерлек уңышларга ирешәчәксез. Шулай да моңарчы эшләгәннәрегезне тәнкыйть күзлегеннән карап чыгу зыян итмәячәк. Атна ахырында бер сюрприз көтегез.

Үгезбозау

Уй-планнарыгыз турында беркем хәтта башына да китерә алмаячак. Шуңа күрә аларны гамәлгә ашыруга комачаулыкларның эзе дә булмаячак. Бик ышанычлы һәм ярдәмчел яңа дустыгыз барлыкка киләчәк.

Игезәкләр

Планнарыгызны үзгәртергә кирәк булыр шикелле. Килеп туган хәлләрдә күзгә бәрелеп торган әйберләргә түгел, бәлки вак-төякләргә игътибар итегез. Шулай гына үзегезгә кирәклесен күрәчәксез.

Кысла

Эшегездән аерылып, гаиләгездәге кризислы хәлләрне җайга салуга керешегез. Фәкать шулай гына тормышыгызны ямьләндерә алачаксыз. Ниндидер бер вакыйга барышында кемгәдер бик ошарга мөмкинсез.

Арыслан

Бик тә әйбәт чор: кая карама, шунда юл ачык сезгә хәзер. Күңелегез теләгән юнәлешне сайлап кына аласы. Гаилә тормышында да барысы да яхшы.

Кыз

Гаилә парларына элеккегә караганда күбрәк бер-берсенә юл куярга кирәк. Эшләрегез туктап калса, борчылмагыз – уңышка ирешү алдыннан вакытлыча тәнәфес кенә бу, дип юата йолдызлар.

Үлчәү

Шат күңелле, тормыш сөючән булуыгыз яңа танышларыгыз белән нык элемтәләр корып җибәрүгә китерәчәк. Шулар ярдәмендә бик тиздән матур гына түгел, акчаны да мулдан китерә торган максатыгызга ирешәчәксез.

Чаян

Бернинди дә чикләүләр белән азапланмагыз: үзегезгә нәрсә ошый, нәрсә кәефегезне күтәрә, тормыш тәмен белергә ярдәм итә – шулар белән шөгыльләнегез.

Укчы

Ниһаять, үзегез теләгәнчә яшәү һәм эшләү мөмкинлеге алачаксыз. Вәкаләтләрегез көтелгәннән зуррак булып чыгачак. Кыюрак – хәзер сез теләсә нинди каршылыкларны җиңеп чыга алачаксыз.

Кәҗәмөгез

Гайбәтчеләрдән читтәрәк йөрергә тырышыгыз: бу атнада алар белән гапләшү, сүз куерту һич ярамый. Гомумән сезне зур гына сынаулар көтә. Ниндидер яңалыкка бәйле шатлык кәефсезлеккә алышынырга мөмкин.

Сукояр

Моңа кадәр игътибарыгыздан читтә калып килгән бик күп нечкәлекләрне тоемлый-күрә башлаячаксыз. Әңгәмәдәшегезнең карашы, сөйләшү тоны, сүзләренең яшерен мәгънәсе – барысы да сезнең өчен мөһим булачак.

Балык

Килеп туган проблемалар алдында куркып-өркеп калмаячаксыз. Белеп торыгыз: эшлекле мөнәсәбәтләр романтик элемтәләргә әйләнергә мөмкин.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии