Бу атнага йолдызнамә

8-14 апрель көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Шәхси эшләрдә аңлашылмаучанлык, шикләнү барлыкка килергә мөмикн. Күңелегезгә якын кешеләр белән мөнәсәбәтләрегез борчуга салмасын өчен бер-берегездән вакытлыча читләшеп тору ягын карагыз, дип киңәш итә йолдызлар.

Үгезбозау

Кемнәрнедер кичерергә, кемнәрнеңдер йомшак якларын күрмәмешкә салышырга әзер торсагыз, үзегезгә бик күп “дивидендлар” җыячаксыз. Ә менә принципиальлек күрсәтү җитди дошманнар китереп чыгарырга мөмкин.

Игезәкләр

Бик кирәкле кешегә әйләнәчәксез: күпләр үзегез белән фикер алышырга, ниндидер мөһим хәбәрләр ирештерергә ашкынып торачак. Атна ахырында акча мәсьәләсендә яхшы якка үзгәрешләр булачак. Йолдызлар шәхси тормышыгызда матур вакыйгалар вәгъдә итә.

Кысла

Кыслаларның уяурак һәм җитезрәкләре үтә зур уңышларга ирешәчәк. Ә кайберәүләргә эшләрен кеше күзенә күренмичәрәк, яшертен генә башкару әйбәтрәк булачак. Кайбер танышларыгыз турында белгертми тору да зыян итмиячәк.

Арыслан

Үзегезне кулда тотыгыз: килеп туган каршылыклардан көч белән котылырга маташмагыз. Бары тик иплелек, юл кую кебек сыйфатларыгыз белән генә максатларыгызга ирешәчәксез.

Кыз

Элеккеге дустанә мөнәсәбәтләрегезнең яңаруы нәтиҗәсендә берьюлы берничә проблемагызны хәл итеп куячаксыз. Тик, бик белергә теләсәгез дә, эшегезнең финанс ягы белән кызыксынып кына харап булмагыз.

Үлчәү

Тормыштан артта калмагыз, энергиялерәк, хәрәкәтчәнрәк булырга тырышыгыз. Үз ялгышларыгызның ачы тәҗрибәсендә өйрәнү бик мөһим сезгә хәзер. Сәламәтлегегез өчен борчылу уңышка ирешүдә яшерен киртәгә әйләнергә мөмкин.

Чаян

Актив эшчәнлек алып бару өчен менә дигән чор. Эшегезнең нәтиҗәләре иң элек куелган тырышлыкларыгызга бәйле булачак. Кемнәрнеңдер ярдәменнән баш тартмагыз – һич оттырмаячаксыз.

Укчы

Көндәшләрегезнең позициясе көчлерәк: шуңа күрә, дошманлашуга караганда, алар белән дуслашу әйбәтрәк. Шулай ук хәләл җефетегезнең фикеренә колак салу хәерлерәк.

Кәҗәмөгез

Максатыгызга бик тиз һәм җиңел якынлашып киләсез ки, бу хәл үзегезне хәтта дулкынланырга мәҗбүр итәчәк. Тыныч булыгыз. Килеп туган хәлләр үзегезгә ничек кирәк – шулайрак борылыш алачак.

Сукояр

Мәхәббәт өлкәсендә күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Тик, бәхетегезгә, алар тиз юкка чыгачак яки онытылачак. Көнчелек өянәкләре, шулай ук якыннарыгызның һәр адымын барларга тырышу яхшыга китермиячәк.

Балык

Торагыгызны, шулай ук тирәгездәге кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләрне үзгәртү буенча бернинди дә адымнар ясамагыз. Тормышка гадирәк карагыз, шул чагында теләсә кем белән уртак тел таба алачаксыз. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии