Бу атнага йолдызнамә

6-12 май көннәренә йолдызлар фаразы.



 

 

 

 

  

 





Кучкар

Көтелмәгән вакыйгалар тормышыгызны искитмәле итәргә мөмкин. Уяулыгыгызны җуймагыз, уңышка ирешүегез ихтимал. Язмышыгыз кушканны үзегездән читләтеп уздыра күрмәгез.

Үгезбозау

Бу атнада төрле мәшәкатьләргә, килем-китемнәр, очрашуларга бай булачак. Хезмәт баскычыннан югарырак күтәрелергә телисезме? Язмышыгыз хәзер сезгә шундый мөмкинлек бирергә тора.

Игезәкләр

Эшегездә берникадәр торгынлык күзәтелер. Тик моңа борчыласы юк. Барыннан да элек өермә алдыннан була торган тынычлыкка охшап тора бу.

Кысла

Акча мәсьәләсендә берникадәр кыенлык булырга мөмкин. Шуңа күрә әлегә бик кирәкле әйберләр генә сатып алырга тырышыгыз. Ә менә мәхәббәт өлкәсендәге мөнәсәбәтләр мактап туймаслык дәрәҗәдә булачак.

Арыслан

Язмышыгызга язылган бер вакыйганың үзегезне читләтеп китүенә юл куймагыз. Романтик элемтәләр урнаштырылырга, элекке мәхәббәт мөнәсәбәтләре яңартылырга мөмкин. Бер эшегезнең әҗәренә сөенеп туя алмаячаксыз.

Кыз


Җитәкчегез, хезмәттәшләрегез үзегезне бер мизгелгә дә күз уңыннан ычкындырмаячак. Эшләрегездән канәгатьлек хисетынгылык бирмәс кебек. Йолдызлар, барысын да онытып, ял итеп алырга куша.

Үлчәү

Сөеклегез белән талашкан идегезме? Юкка бетеренмәгез: бу атнада һичшиксез татулашачаксыз. Күктән бәхет ишелеп төшәчәк: аны тотып кына алырга кирәк.

Чаян

Якындагы айларда гына түгел, хәтта берничә елга да тормышыгызны билгеләячәк чын мәгънәсендә хәлиткеч карарлар кабул итәргә кирәк булачак. Атна ахырында күңелегезгә ятышлы хәлләр булачак.

Укчы

Һаман эш тә эш дип, мәхәббәт өлкәсенә зыян китерә күрмәгез. Үтә зур керем вәгъдә иткән кешеләрнең тәкъдимнәренә бик сак карагыз: юкса алдаулары бар.

Кәҗәмөгез


Эш урынындагы аңлашылмаучанлыкларны җайга салу өчен байтак вакытыгызны исраф итәргә туры килер. Ялгызыгыз гына әллә нинди зур эшләр мактара алмаячаксыз.

Сукояр

Бик күңелле атна бу. Хәл ителмәстәй дип тоелган проблемаларыгызның очына бик җиңеллек белән чыгачаксыз. Әйбәт кенә керемле дә булып чыгачаксыз.

Балык

Йолдызлар мөһим эшләрегезне хәл кылуны һич югында май урталарына кадәр кичектерергә куша. Атнаның беренче яртысында бик күп яңалыклар ишетәчәксез, яңа танышларыгыз белән элемтәләр корып җибәрәчәксез. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии