Бу атнага йолдызнамә

27 май – 2 июнь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Үҗәтлектән баш тартыгыз. Тәртибегезне шулай “алыштыру” яңа бурычларыгызны уңышлырак хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. Акча мәсьәләсендә кискен үзгәрешләр көтелә.

Үгезбозау

Көч-энергия туплап, озакка сузылачак системалы, авыр эшкә әзер булып торыгыз. Сезгә үз хисләрегез ялкынында дөрләп яну куркынычы яный. Эшегездә, өегездә дә хәлләрне низагка җиткермәгез.

Игезәкләр

Файда, отыш кебек әйберләрне сиземләвегез нык артачак. Тормышыгызда мөһим вакыйгалар башланачак. Атна ахырында шәп хәбәр ирештереләчәк.

Кысла

Уйнап-көлеп сөйләшүегезнең кешеләрнең ачуын чыгарачак. Сак булыгыз: хисләр йогынтысында җитди хата ясавыгыз ихтимал. Кемнеңдер үзегезгә карата мәкерле ният белән йөрүен дә белеп торыгыз.

Арыслан

Үзегезгә шактый ук кыен бурычлар алырга туры килер. Матди хәлегездә әйбәт кенә үзгәрешләр булыр. Дус-ишләрегез арасыннан берәве белән араларыгыз бозылырга мөмкин.

Кыз

Атна дәвамында уй-теләкләрегез үзгәреп торыр. Кәефегез “уйнар”, планнарыгыз сез теләгәнчә барып чыкмас шикелле. Шулай да хыялларыгыз белән хушлашмагыз.

Үлчәү

Үкенечкә калырдай адым ясарга мөмкинсез. Тәртибегезне контрольдә тотыгыз, хисләрегезне тышка чыгармагыз. Кирәкмәс әйберләрдән котылу һәм тормышыгызга чуалчыклык керткән кешеләр белән аралашуны туктату кирәк.

Чаян

Нәрсәгә генә тотынсагыз да, тырышлыкларыгыз бушка китмәячәк. Тәрәввәллек бик шәп бер уңышның нигезенә әйләнәчәк. Тик аз сүзле булырга кирәк: тирәгездә “озын колаклар” бик күп.

Укчы

Артыгын тырышып җибәрү үзегезгә үк зыян салырга мөмкин. Агымдагы эшләрегезне салмак кына башкарудан да яхшысы юк хәзер. Кемнәрнеңдер муеныгызга менеп утырулары да бар.

Кәҗәмөгез

Язмышыгыздан зарланып килеп утырудан туктагыз. Тормышыгызда нәрсәләрнедер үзегез үзгәртергә тырышыгыз. Хәер, ярдәм итүчеләр дә табылачак әле.

Сукояр

Бик күп эшләр башкарырга туры киләчәк, әмма алар үзегезгә фәкать абруй, муллык кына китерәчәк.

Балык

Туганнарыгыз, дус-ишләрегез, таныш-белешләрегез үзегезне искә төшерер. Ә бу бетмәс-төкәнмәс телефоннан шалтыратулар, көтелмәгән кунаклар, очраклы очрашып күрешүләр дигән сүз. Сөеклегез белән татуланышуга беренче адымны ясау өчен бик шәп чор.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии