Бу атнага йолдызнамә

17–23 июнь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Мәхәббәттә кеше фикерен тыңларга түгел, ә йөрәк кушканны эшләү яхшырак. Хезмәттәшләрегез белән аңлашылмаучанлык чыгу куркынычы бар. Сүзегезне үлчәп сөйләгез.

Үгезбозау

Җитми мөнәсәбәтләр теләсәгез дә, әлегә җиңелчә шаярулар беренче урында кала. Салкын тидерүдән сакланыгыз.

Игезәкләр

Хисләрнең уртак булуын телисез икән, активлыкны арттырыгыз. Күптән хыялланган әйберне сатып алу, финанс операцияләр өчен кулай вакыт.

Кысла

Үз дигәнеңдә нык торырга тырышыгыз. Эштә инициатива күрсәтү тиешле нәтиҗәсен бирә.

Арыслан

Тынычланыгыз, ял итәргә вакыт табыгыз. Артык активлык сезнең файдага түгел, бар кешегә дә ышанып бетмәгез.

Кыз

Ирекле мөнәсәбәтләр килергә мөмкин. Эштә яңа шартларга ияләшергә туры килер. Атна азагында кунаклар көтегез.

Үлчәү

Яраткан кешегезнең фикеренә колак салырга кирәк. Юл куярга өйрәнегез. Әлегә ял итәргә вакыт тими, әмма аның карьера үсешенә китерү ихтималы зур.

Чаян

Мөмкинлек булса, җылы якка ял итәргә китегез. Бергәләп ял итү мөнәсәбәтләрне якынайта ала. Эштә активрак булырга кирәк.

Укчы

Хәзер башланган мәхәббәт маҗарасы онытылмаслык була. Эштә яңалыкка омтылыгыз.

Кәҗәмөгез

Көндәлек мәсьәләләр буенча ике арада бәхәс килеп чыгарга мөмкин. Хезмәттәшләрегез белән уртак тел табарга тырышыгыз.

Сукояр

Эштә шактый тыгыз вакыт. Читкә куеп торган эшләрне дә кабат кузгатырга туры килә. Шулай да туганнарыгызның хәлен белергә вакыт табыгыз.

Балык

Мәхәббәт өчен шактый уңышлы вакыт. Бернәрсә турында борчыласы юк, барысы да үзеннән-үзе хәл ителә. Иҗади эшчәнлегегез уңышлы барачак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии