Бу атнага йолдызнамә

7-13 октябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Мөһим документларга кул куймаска тырышыгыз. Килүшәләр төзү өчен дә яхшы вакыт түгел. Салкын тидерүдән сакланырга кирәк.

Үгезбозау

Мәхәббәтнең ныклыгын сынау мөмкинлеге туа. Якыннарыгыздан чикләшмәгез, вакыт тар булса да, аралашу мөмкинлеге табарга кирәк.

Игезәкләр

Вакыт сезнең файдага эшли. Ашыкмагыз, сабыррак булыгыз. Дусларыгыз янәшәсендә ял итү, күңел ачу мөмкинлеге табыгыз.

Кысла

Бар вакыт өйдәге мәшәкатьләр белән уза. Йортны матурлау, яшәгән урынны тортипкә салу белән шөгыльләнергә туры килә.

Арыслан

Атна яңа танышлар табу, гомумән аралашулар өчен уңай була. Әмма җитди мөнәсәбәтләргә бик өметләнеп калмаячаксыз. Эштә үзеңне күрсәтү җае чыга.

Кыз

Шәхси тормыш финанс мөмкинлегенә бәйле. Бу киләчәккә нигез салу өчен кулай вакыт. Яңа эш башлау турында уйларга мөмкин.

Үлчәү

Сезгә хәзер ялгыз калырга ярамый. Бу атна җиңүләр, шул исәптән мәхәббәт фронтында да уңыш алып килә. Мөмкинлекне куладан ычкындырмагыз.

Чаян

Бик чәчрәп чыгарга ашыкмагыз. Хәзер сезгә тынч кына максатыгызга ирешү юлларын эзләү яхшырак. Аулак урында җил-бураннар басылуын көтеп торыгыз.

Укчы

Романтик маҗаралар вакыты. Әмма башны югалтырга ярамый. Эштә инициатива күрсәтүдән курыкмагыз. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга кирәк.

Кәҗәмөгез

Хисләрегезнең ныклыгын сыный алачаксыз. Ял итәргә вакыт юк. Мөнәсәбәтләрне ачыкларга ашыкмагыз.

Сукояр

Мөмкинлекләре булучылар ялга китә ала. Күзегез төшеп йөргән кешенең игътибарын җәлеп итә алачаксыз.

Балык

Мәхәббәт өлкәсендәге уңышларга өметләнмәгез. Хәләлегез һәм якын кешеләрегезнеңфикеренә колак салырга өйрәнегез. Тынычлык сакларга кирәк.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
07.10.2013 12:10:13

Сентябрь тугел, октябрьдыр???

Последние комментарии