Бу атнага йолдызнамә

21-27 октябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Мөнәсәбәтләр ачыкларга туры килгәндә дә, ике араны да бозарга ашыкмагыз. Нәрсәнедер җимерү төзәтүдән җиңелрәк.

Үгезбозау

Гаиләдә аңлашу юлларын эзләргә кирәк. Сабыр һәм тыныч була белсәгез генә ике арадаг хисләрне саклап кала алырсыз.

Игезәкләр

Әлегә романтика турнда уйларга вакыт юк. Эштә тыгызрак чак, әмма җитәкче роленә омтылмагыз, буйсынып эшләү яхшырак нәтиҗәгә китерә.

Кысла

Урамда көз булса да, кәеф язгыча – күңел мәхәббәт һәм наз көтә. Хисләрегезне тыймагыз, сезгә дә шуның белән җавап бирерләр.

Арыслан

Әти-әниегезнең проблемаларын хәл итәргә алынырга туры килер. Гаиләдә барысы да тыныч. Эштә максатка ирешү өчен бик нык тырышырга туры килә.

Кыз

Яңа танышлартабу өчен яхшы вакыт. Аеруча юлга чыгучыларны аралашулар көтә. Эшлекле партнерлар белән очрашулар үз нәтиҗәсен бирәчәк.

Үлчәү

Яраткан кешегезгә бәйрәм ясау турында уйларга мөмкин. Үз эшеңә финанслар кертү өчен кулай вакыт. Уңай нәтиҗә чыгымнарны тиз арада каплаячак.

Чаян

Барысы да сез нинди карар кабул итүгә бәйле. Һәркемгә ачык булыгыз, ялгыз калмаска тырышыгыз. Яңа проектлар башлау өчен уңайлы вакыт.

Укчы

Көндәлек ыгы-зыгыдан качып, яраткан кешең белән ял итү җанга дәва бирә. Сәламәтлеккә игътибарны арттырырга кирәк.

Кәҗәмөгез

Тормышка үзгәреш кертү теләге туа, бу шәхси мөнәсәбәтләргә дә кагыла. Якыннарыгыз, дусларыгызның киңәшләренә колак салыгыз.

Сукояр

Мөнәсәбәтләрнең киеренкелек чоры – сезгә эш яки мәхәббәтне сайларга туры киләчәк. Карьера үсеше өчен кулай вакыт.

Балык

Әйләнә-тирәгездәгеләр алдында абруегыз арта. Командировкага чыгучыларның юллары уңа. Ялгызларның җанына якын булган кешесен очрату ихтималы бар.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии