Бу атнага йолдызнамә

4-10 ноябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Бу атна эшегездә зур гына киеренкелектән башланып китәр. Килеп туган хәлләрдә нык холыкка ия булуыгызны күрсәтеп, күпләрне таңга калдырырсыз.

Үгезбозау

Кайберәүләр пүчтәк мәсьәләләр белән башларын катырып, вакытларын юкка исраф итәргә мөмкин. Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр дулкын сыман: үзегезне чиксез яратуларын тою битарафлык, аңламау хисләре белән бергә үрелеп барыр.

Игезәкләр

Атнаның беренче яртысында тәвәккәллек күрсәтеп маташмау хәерлерәк. Үзегезне борчыган мәсьәләне хәл итүнең үзегез үк эзләп тапкан юллары җиңел тоелса да, алар катлаулы, буталчык һәм хәвефле.

Кысла

Үзегезгә өч тиенлек кызыгы да булмаган бер күч эшне ерып чыгарга туры килер. Атна ахырында акча янчыгыгыз азмы-күпме калынаер.

Арыслан

Атна дәвамында кәефегез үзгәреп торыр. Үз эчегезгә бикләнүдән, шулай ук теләсә кем белән ачылып сөйләшүдән сак булыгыз. Әйбәт яңалык ишетүегез бар.

Кыз

Ниятләрегезне тормышка ашыра башлаганчы, барысын да җентекләп уйлагыз. Кайсыларына күбрәк әһәмият бирергә кирәклеген билгеләгез, юкса берсенең дә очына чыга алмаячаксыз. Шул чакта атна уңышлы үтәр.

Үлчәү

Игътибарсызлык аркасында эшегездә күңелсезлекләр китереп чыгармагыз. Шәхси тормышыгыз да саклык һәм игътибар таләп итә. Башыгызга ни килсә, шуны кычкырып йөрмәгез, юкса авыр хәлдә калырга мөмкинсез.

Чаян

Кырыкмаса-кырык төрле ашыгыч эш белән башыгыз әйләнер. Көч-энергиягез ташып торганлыктан, барысын да бик әйбәт башкарып чагырсыз анысы. Тәвәккәллек, үҗәтлек керем рәвешендә үз-үзен аклар.

Укчы

Шәхси тормышыгызда чатаклыклар килеп чыгарга мөмкин. Сәбәбе – якыннарыгызны аңлый белмәү. Аңлашылмаучанлыклар зурга китмәсен өчен сезгә моңа ничек тә өйрәнергә кирәктер.

Кәҗәмөгез

Якыннарыгыз белән эчкерсез аралашуга вакытыгыз калмаганлыктан, өегездә ниндидер бер киеренкелек, канәгатьсезлек хөкем сөрер. Башлаган эшләрегезне ташлап, артка чигенмәгез. Чөнки, үҗәтләнеп, алга атлаганда гына уңыш елмаюын күрерсез.

Сукояр

Киләчәгегез өчен күңелегездә ниндидер бер шомлану хисе барлыкка килергә мөмкин. Хаталарыгызны тану чоры. Эшегездә сабыррак, тыйнаграк булыгыз, юкса үзегездә ышаныч-хөрмәтне югалтачаксыз.

Балык

Шәхси тормышыгызда күңелле вакыйгалар, матур-матур сюрпризлар булачак. Мөнәсәбәтләр яхшырачак, үзара аңлашу моңарчы күрелмәгән биеклеккә җитәчәк.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
06.11.2013 13:01:22

§ Йолдызларга карап киләчәкне сөйләү турында.

Кайбер кешеләр йолдызларга карап киләчәктә нәрсәләр буласы, көтеләсе хакында алдан сөйләп куялар. Андый кешеләр бүген газета-журналларда хәбәрләрен биреп баралар. Аларны урысча «гороскоп» дип йөртәләр. Әгәр дә без аларның сүзләре белән Аллаһының Коръәндәге сүзен чагыштырып карасак бөтенләй капма-каршы фикерләне күрәбез. Моны сез астагы чагыштыру таблицасын укып карап белегез.


АЛЛАҺ

Аллаһы Тәгалә әйтә:

«Бер кеше дә иртәгә нәрсә эшләячегән белми». (Локман, 34)
Ягъни кешеләр үзләренең тәкъдирләрен белмиләр алдагыны, киләчәкне бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә димәк.

ЙОЛДЫЗНАМӘ

«Сөембикә» журналы, №8, 2001 ел.
Игзәкләр. 15 сентябрьгә кадәр җитәкчегез белән уртак тел таба алмассыз. Рухи таяныч һәм тынычлыкны дусларыгыздан, якыннарыгыздан табарсыз. 16 сентябрьдән соң эшегез дә рәтләнер. Йолдызлар сезгә күп очрашулар һәм сәяхәтләр вәгъдә итә.

Тикшерү

Без мөселманнар буларак дөньяны яраткан бөтен халыкны тәрбияләп торучы, җәннәт-җәһәннәмнең хуҗасы булган Аллаһның сүзенә ышанырга тиешме әллә йолдызчының сүзенә ышанырга тиешбезме? Әгәр дә без йолдызчының сүзенә ышансак нәрсә була соң?
1. Аллаһның «Бер кеше дә иртәгә нәрсә эшләячәген, нәрсә булчагын белмәс» дигән сүзе дөрес түгел булып чыга, ә йолдызчының сүзе дөрес була.
2. Аллаһның сүзе дөрес булмагач Аллаһы Тәгалә ялганчы булып чыга, ә йолдызчы дөрес сөйләүче була.
3. Аллаһның Коръәннендә хаталар бар, ә йолдызчының йолдызнамәсендә хаталар юк, аныкы дөрес дигән мәгънә чыга.

Әгәр дә мөселманнар Аллаһы Тәгаләне ялганчыга санасалар һәм Аның Коръәне хаталы, дип танысалар һәм Аның аятьләре дөрес түгел, дип ышансалар, алар кем булалар соң? Аларның «лә иләһе илләллаһ» дип китергән иманнары иман булып саналамы соң? Әлбәттә дөрес иманга, дөрес гакыйдәгә саналмый. Аның Аллаһыга булган иманы Аллаһның аятен инкарь итү белән юкка чыга һәм ул кәферләрдән булып китә. Мөэмин-мөселманнар алар Аллаһның сүзенә бер дә шикләнмиләр, әгәр дә шикләнсәләр алар мөселман булмыйлар. Бу сүзләргә дәлил:
«Хәкыйкатьтә мөэминнәр Аллаһыга һәм Аның рәсүленә иман китереп ышанганнар һәм соңыннан бер нинди шик тотмаганнар». (Хүҗүрат, 15)Әгәр Аллаһка яисә аның сүзенә шикләнсәләр алар иманлы мөселманнар була алмыйлар. Әгәр дә Аллаһның сүзенә бөтенләй ышанмыйча йолдызчыларның сүзенә ышансалар кем булалар? Аллаһның сүзен хөрмәт итмичә йолдызчыларның сүзенээ ышанып олылаганнары өчен кәфер булалар.

Последние комментарии