Бу атнага йолдызнамә

11-17 ноябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Сезне бик кызыклыатна көтә. Алдыгызда яңа офыклар, яңа мөмкинлекләр ачылачак. Зирәклеккә өйрәнәчәксез, кемнәрнеңдер серләренә төшенәчәксез.

Үгезбозау

Күңелегездә “диктатор” хисе уянырга мөмкин. Максатларыгызга ирешү өчен бик әйбәт булса да, шәхси тормышыгызда начаррак чагылыш табарга мөмкин. Инде онытылып беткән романтик рухтагы элемтәләрнең кабат торгызылуы бар.

Игезәкләр

Атна башындагы уңышларыгыз үзегезне әле бик озак җиңүче кебек хис итү мөмкинлеге бирер. Ялгыз Игезәкләр, ниһаять, үзләренең бердәнберләрен табар. Эшегездә икенең берен сайлап алырга кирәк булыр.

Кысла

Алдыгызда ачылган мөмкинлекләрдән файдалана белсәгез, бик күпләрне көнләштерерлек уңышларга ирешәчәксез. Һич югында күңел түрегездә йөрткән максатларыгызга якынаячаксыз.

Арыслан

Күтәренке кәефегез, йөзегезгә чыккан тормыш сөючәнлегегез эш-гамәлләрегезне менә дигән итеп башкарып чыгуга китерәчәк. Бер яңалык финанс ягыннан ыргылышка этәргеч бирәчәк.

Кыз

Ниятләрегезне тормышка ашыра башлаганчы, барысын да җентекләп уйлагыз. Кайсыларына күбрәк әһәмият бирергә кирәклеген билгеләгез, юкса берсенең дә очына чыга алмаячаксыз. Аннан килеп, үзегезне күптән борчып килгән сорауларга җавап табарга тырышыгыз.

Үлчәү

Ыгы-зыгылы, тынгысыз атна. Алдыгызда матур гына мөмкинлекләр ачылса да, юлларыгыз бигүк туры булмаячак. Шунысы әйбәт: көтелмәгән хәлләрдә җебеп калмаячаксыз, бәлки моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә кыюлык күрсәтеп, теләгәнегезгә ирешәчәксез.

Чаян

Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне җылыту өчен уңай чор. Тик атна урталарында хисләнеп китеп, романтик рухтагы маҗараларга эләгүегез бар. Үз көчегезгә ышану һәм сынаулар аша уза белү хезмәт урынында үзегезгә яңа биеклеккә күтәрелергә ярдәм итәчәк.

Укчы

Атна башында кәефегез шәптән булмаячак. Тормышыгыз сез уйлаганча начар түгел, бары тик үзегездә көч табып, тирә-юнегезгә күз салырга һәм моны күреп ала белергә генә кирәк.

Кәҗәмөгез

Уңышлар сезгә, әлбәттә, елмаячак, тик кайвакыт җиңүегез артык кыйммәткә төшәргә мөмкин. Тәнкыйть сүзләрен, үзегезгә хас булганча, сабырлык белән үткәреп җибәрсәгез, шәт, барысы да сез теләгәнчә килеп чыгачак.

Сукояр

Тормышыгызда көтелмәгән борылыш булырга мөмкин. Эчке сиземләвегез һәм барысын да алдан уйлап эш итә белүегез үзегезгә дөрес юл табарга ярдәм итәчәк. Зур гына керем китерердәй эшкә тотынуыгыз бар.

Балык

Күңелегезне тынгысызлык биләп алыр. Үз эчегезгә бикләнмәгез, проблемаларны онытырга тырышыгыз. Тирәгездәгеләрнең йогынтысына бирешмичә, үзегезгә таяныч ноктасы табыгыз.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии