Бу атнага йолдызнамә

9-15 декабрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Бу сезнең атна, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Шәхси мәсьәләләр уңышлы хәл ителә, командировкага чыгучыларның юллары уңа.

Үгезбозау

Атна бик гади булмаячак. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең катлаулануына юл куймагыз. Эштә авырлык тудыра торган проблемалардан котылу җаен табарга кирәк.

Игезәкләр

Партнерлык мөнәсәбәтләрен сыный торган вакыт. Әлегә башкарган эшнең әҗәрен көтмәгез, булганын югалтмау турында уйлау урынлырак.

Кысла

Мәхәббәт турында онытып торырга туры килер. Эштә катлаулырак вакыт, бурычлардан котылырга кирәк. Сабыр һәм түзем булыгыз.

Арыслан

Мәхәббәт өлкәсендә уңышлы вакыт. Ял итәргә мөмкинлек таба алсагыз, яхшы булыр. Тышкы кыяфәтегезне матурлау турында уйлагыз.

Кыз

Әлегә хисләр йозакта. Күчемсез милек, төзелеш һәм ремонт белән шөгыльләнүчеләр өчен уңышлы вакыт.

Үлчәү

Үз парыңны очрату чынга ашмаслык хыял түгел. Бу атна яңа танышлар табу өчен иң уңайлы вакыт. Актив һәм аралашучан булыгыз.

Чаян

Һәр өлкәдә уңышлы вакыт. Эштә генә түгел, шәхси фронтта да барысы да яхшы. Якыннарыгызны игътибардан мәхрүм итмәгез.

Укчы

Бар көнне шәхси проблемаларны чишәргә бирергә тырышыгыз. Бу атна яңа мөнәсәбәтләр башлау өчен кулай. Эштә үзеңне уңай яктан күрсәтү җые чыгар.

Кәҗәмөгез

Тормыштагы күңелсезлекләрдә кешене гаепләмәгез һәм төшенкелеккә бирелмәгез. Бик тиздән барысы да тамырдан үзгәрәчәк.

Сукояр

Яңа танышлар табу, вакытны күңелле итеп уздыру өчен яхшы атна. Гаиләдәге хисләрне җанландыру турында уйларга кирәк.

Балык

Яраткан кешегез белән аралар бозылмасын өчен үзеңә тырышырга кирәк. Карьера үсеше мөмкинлеге бар.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии