Бу атнага йолдызнамә

30 декабрь – 5 гыйнварь көннәренә йолдызлар фарызы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрнең катлаулану куркынычы бар. Үзара аңлашуга ирешергә кирәк.

Үгезбозау

Романтик ял өчен яхшы вакыт. Каядыр ял итәргә бару мөмкинлеге табыгыз. Яңа елны күңелле итеп уздырырга тырышыгыз.

Игезәкләр

Иҗади сәләтегезне ачу мөмкинлеге туа. Эштә артык тырышуның мәгънәсе юк, барыбер тиешле нәтиҗәсен бирми.

Кысла

Гаиләдә юрганны үзеңә таба тартмагыз, гаепне дә башкалар өстенә аудару гадәтен ташлагыз. Бу мөнәсәбәтләрне ачыклау вакыты түгел.

Арыслан

Бу атнада чын-чынлап ял итә алачаксыз. Төгәлләнмәгән эшләр һәм көнкүреш мәшәкатьләр генә моңа комачауларга мөмкин.

Кыз

Сез хәзер игътибар үзәгендә. Гыйнвар романтик хисләр өчен уңай. Өйдә бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышыгыз.

Чаян

Барысына да өлгерер өчен эшләрне ашыгып башкарырга туры килә. Дустанә мөнәсәбәтләрнең зуррак хис булып үсүе бар.

Укчы

Яңа ел бәйрәмнәрен күзегез төшеп йөргән кешенең күңеленә юл табу өчен файдалансагыз яхшы булыр. Күптән хыялланган зур әйберне сатып алу мөмкинлеге чыга.

Кәҗәмөгез

Бу атнада шәхси тормышыгызга үзгәрешләр алып килерлек яңа танышлар таба алачаксыз.

Сукояр

Яңа мөнәсәбәтләр башлау өчен бик үк яхшы вакыт түгел. Бәйрәмне тыныч кына гаиләдә уздыру яхшырак.

Балык

Яңа елны оныта алмаслык итеп уздыра алачаксыз. Тормышыгыз уңай якка үзгәрер.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
31.12.2013 22:51:58

Ә үлчәү кайда?

31.12.2013 19:02:19

Улчэулэрне кая илттегез?

Последние комментарии