Бу атнага йолдызнамә

13-19 гыйнвар көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Эшлекле проектлар белән мәшгуль булу шәхси мөнәсәбәтләргә вакыт калдырмый. Гаиләдә бер-береңә юл куйганда гына тынычлыкка ирешергә мөмкин.

Үгезбозау

Юлга чыгу күңел тынычлыгы бирә. Бергәләп сәяхәт итү ир белән хатынның арасын якынайтырга ярдәм итә. Яңа проект башлап карарга мөмкин.

Игезәкләр

Әлегә тыныч тормыш төшкә генә керә. Атна шактый киеренке булачак. Парлылар моңа артык борчылмый, ялгызларга хисләрен контрольдә тоту авыр булачак.

Кысла

Яраткан кешегез шик белдерсә, сабыррак булырга тырышыгыз. Бу мөнәсәбәтләрнең кискенләшүеннән саклар. Әлегә яңа эш башларга киңәш ителми.

Арыслан

Мәхәббәт кичерешләре арткы планга күчә. Вак-төяк мәшәкатьләр артачак. Яңа танышлар өмет бирерлек булмый.

Кыз

Шәхси мөнәсәбәтләрен җайга салу теләге белән янучылар вакытны бушка уздырмасын. Бу атна иҗади эшчәнлек алып бару өчен кулай.

Үлчәү

Бу атнада шәхси тормыш турында уйларга вакыт калмый. Әти-әниегезнең хәлен белергә тырышыгыз.

Чаян

Якын арада юлга чыгарга туры киләчәк. Акыл эшчәнлеге алып баручылар өчен атна уңышлы булачак. Ирешелгәндә тукталып калмаска, эшне дәвам итәргә кирәк.

Укчы

Мәхәббәт фронтында уңыш көтә. Якыннарыгызны игътибардан мәхрүм итмәгез. Карҗера үсеше мөмкинлеге бар.

Кәҗәмөгез

Шәхси мөнәсәбәтләрнең катлаулану куркынычы бар. Әмма сабырлык һәм түземлек үзенең уңай эшен эшли – барысы да тиз арада җайлана.

Сукояр

Ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Вакыйгаларны ашыктырмагыз, барысы да үз чираты белән бара. Сәламәтлек турында кайгыртыгыз.

Балык

Һәр сүзне үлчәп әйтергә кирәк. Элекке ялгышларны кабатламагыз. Дусларыгыз белән аралашырга вакыт табыгыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
15.01.2014 16:44:05

2014 ел очен йолдызнамэ язмазсыз микэн алдан ук зуур рэхмэтемне белдерэм.

Последние комментарии