Бу атнага йолдызнамә

17-23 февраль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Мәхәббәт фронтындагы кирәкмәс активлык ялгышка китерергә мөмкин. Әлегә булган хәлләргә анализ ясау, тынычлык саклау хәерлерәк.

Үгезбозау

Бу үзгәрешләр вакыты. Аларның нинди булуы тулаем үзегездән тора. Маҗаралардан ераграк йөрегез, таныш булмаган кешеләргә бик ышанып бетмәгез.

Игезәкләр

Карьера үсеше турындагы мәсьәләләр һәм һөнәри эшчәнлек башкага вакыт калдырмый. Әлегә романтика турында онытып торырга туры килә.

Кысла

Романтик очрашулар, сәяхәтләр сезгә күңел күтәренкелеге бирә. Бу атна гаилә мөнәсәбәтләре өчен кулай. Вакытны файдалы итеп үткәрергә тырышыгыз.

Арыслан

Атна шактый киеренке булачак, шуңа хисләрне тыеп торырга кирәк. Югыйсә соңыннан үкенүегез бар.

Кыз

Атна шәхси тормышка зилзилә алып килергә мөмкин. Сабыр итә белүчеләр генә үзен низаглардан саклый ала. Юл куярга өйрәнегез.

Үлчәү

Атна мәхәббәт өчен түгел. Вакытлыча буйсынучы ролен башкарырга туры килә. Күпне көтмәгез, булганына шөкер итәргә өйрәнегез.

Чаян

Күңелегез төшкән кешенең йөрәген яулау өчен моннан да яхшырак вакыт табуыгыз шикле. Бергәләп ял итү араларны тагын да якынайтырга ярдәм итә.

Укчы

Хәл ләтелмәгән торак мәсьәләләре мәхәббәт турындагы хисләрне читкәрәк куа. Әти-әниегезнең проблемаларын хәл итәргә алынырга туры килә.

Кәҗәмөгез

Атна күңелле сюрпризларга бай. Гаиләгә авырлык китерү куркынычы булмаса, үзегезне тормышыгызга яшь кертерлек шатлыклардан мәхрүм итмәгез.

Сукояр

Якыннарыгыз турында кайгыртырга вакыт табыгыз. Болар үзегезгә артыгы белән әйләнеп кайтачак.

Балык

Вакыт сезнең файдага эшли. Тормыштагы барлык өстенлекле якларны билгеләп, максатка таба җитди адым ясарга кирәк.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии