Бу атнага йолдызнамә

14-20 апрель көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Дүшәмбе – сезнең өчен үтә җаваплы көн. Атна ахырында бер вакыйгага лотерея откан кеше кебек шатланырсыз, дип йолдызлар.

Үгезбозау

Үзегезгә кирәкле мәгълүматны ишетү өчен хәйләкәрлек күрсәтергә кирәк булачак. Сөеклегез, эшегезнең күплеген аңларга теләмичә, игътибар, илтифат җитмәүгә зар белдереп алачак. Ир-ат Үгезбозаулар күптәнге хыялларын тормышка ашырып, канәгатьлек диңгезендә йөзәчәк.

Игезәкләр

Җитәкчегез зур гына бурыч йөклиячәк. Хезмәттәшегез киңәшен читкә тибәрмәгез: нәкъ менә шул сезгә судан коры чыгарга ярдәм итәчәк. Кемдер тупас гамәле белән үзегезне рәнҗетәчәк.

Кысла

Эшләрегез уңачак. Шулай да беркатлы булудан сакланыгыз. Юкса кайберәүләр шушы сыйфатыгыздан файдаланып, мәкерлек кылырга мөмкиннәр.

Арыслан

Бу чор якыныгыз белән сүзгә керүдән башланып китәр. Гомумән, шактый ук катлаулы атна. Чөнки тирәгездәгеләргә, шулай ук үзегезгә карата артык таләпчән булу.

Кыз

Матди хәлегез яхшырырга тора. Эшегездә ничек тә үзегезне күрсәтергә тырышмагыз: барыбер берни дә барып чыкмас. Аның каравы өегездә матур яңалыклар булачак.

Үлчәү

Иҗат көчегез ташып торачак. Җыелып килгән проблемаларның очына чыгып, җитәкчегездән мактау сүзләре ишетү генә түгел, тырышлыгыгызның әәҗәрен дә күрәчәксез. Юлда йөргәндә саклык турында онытмагыз.

Чаян

Бу атна бик шәп тәкъдимнән башланып китәчәк. Эштәге бер хатагызны танысагыз, һичшиксез, аны төзәтү мөмкинлеге алачаксыз. Сабыр гына эшләп, үзегезнең “йолдызлы сәгатегезне” көтегез.

Укчы

Акча мәсьәләсен хәл итеп сөенәчәксез. Эш атнасы ахырында көтелмәгән очрашу күңел түрегездә пыскып яткан хисләрне кабызып җибәрергә мөмкин.

Кәҗәмөгез

Зур эшләрегезне атна башына планлаштырып куегыз. Бу көннәрдә сез иң четерекле эшләрне дә җиңел генә башкара алачаксыз. Аннан килеп, дус-ишләрегездән бик әйбәт бер яңалык көтегез.

Сукояр

Шәхси тормышыгызда – яңалыклар. Эшегездә кемнәргәдер юл куярга туры киләчәк. Күңелсез вакыйгаларга нокта куелачак.

Балык

Кызулыгыгыз аркасында авыр хәлдә калырга мөмкинсез. Шуңа күрә, бигрәк тә атна башларында тынычрак, сабыррак булырга тырышыгыз. Җитәкчегез кушкан эшне карышмыйча үтәсәгез, уңышка ирешкәнегезне сизми дә калачаксыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии