Бу атнага йолдызнамә

28 апрель – 4 май көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

  

Кучкар

Көтелмәгән бүләкләр һәм игътибар мөнәсәбәтләрне ныгытырга булышлык итә. Керем алау өчен, чыгымны кызганмаска кирәк.

Үгезбозау

Үзара аңлашуга ирешә алачаксыз. Кышкы йокыдан уянырга вакыт.

Игезәкләр

Яраткан кешегез белән ике арада аңлашылмаучанлык туарга мөмкин. Карарлар кабул иткәндә саграк булыгыз.

Кысла

Яңа танышлар табу, тормышның яңа этабын башлау өчен уңайлы вакыт.

Арыслан

Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр катлауланырга мөмкин. Тиздән үзгәрешләр көтелә, сабыр булыгыз.

Кыз

Эштә карьера үсешенә ирешүегез бар. Туй, романтик очрашулар өчен кулай вакыт.

Үлчәү

Бу атна бәхетле мизгелләр вакыты, мөмкинлектән файдаланып калыгыз.

Чаян

Башкалар фикеренә дә игътибар итәргә өйрәнегез. Юк-барга кәефне төшерергә ярамый.

Укчы

Романтика вакыты түгел. Беразга булса да, буйсынучы ролен башкарырга туры киләчәк.

Кәҗәмөгез

Күптәнге хыялыгызны тормышка ашыру мөмкинлеге бар. Яңа танышлар таба алачаксыз.

Сукояр

Күп вакытны гаиләгә багышлагыз. Әти-әниегезгә сезнең ярдәм кирәк булуы мөмкин.

Балык

Эш күп, хисләргә вакыт юк. Бу атнада сезне командировкалар, сөйләшүләр күп булачак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии