Бу атнага йолдызнамә

5-11 май көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Тормыштагы активлыкны киметеп торыгыз. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләр катлауланып китсә дә, бу араны өзү өчен сәбәп түгел.

Үгезбозау

Язмыш сынауларына бирешмәскә кирәк. Алар чыныктыра гына. Күңелегезгә ошамаган кешеләрдән ераграк йөрергә тырышыгыз.

Игезәкләр

Финанс мәсьәләсендә саграк булу сорала. Атна азагында өегезне матурлау белән шөгыльләнә, ремонт эшләре башлый аласыз.

Кысла

Атна башыннан җиң сызганып эшкә керешергә туры киләчәк. Узган атна ахырында танышкан кешенең киләчәктә кирәге чыгарга мөмкин.

Арыслан

Маҗаралардан ераграк йөрегез. Яшәү урынын алыштыру, яңа фатир, йортка күченү өчен яхшы вакыт.

Кыз

Атна башында үзеңне гаиләгә багышларга кирәк. Чәршәмбе алдану куркынычы бар. Эшлекле очрашуларда катнашырга, гел кеше алдында булырга туры киләчәк.

Үлчәү

Атна башында активлыкны көчәйтергә туры киләчәк. Эштә дә тыгыз вакыт.

Чаян

Атна башында мөмкинекләрегезне күрсәтү җае чыга. Максатны белергә һәм аны тормышка ашыру турында уйларга мөмкин.

Укчы

Атна бик киеренке уза, әмма ул уңышлы һәм нәтиҗәле булачак. Пәнҗешәмбе күңелле хәбәр алырсыз.

Кәҗәмөгез

Атнаның беренче яртысында карьера мәсьәләсенең хәл ителү ихтималы зур. Сездән җаваплык һәм тәвәккәллек кенә таләп ителә.

Сукояр

Эш урынындагы мәхәббәт маҗарасының гадәттә яхшы тәмамланмый, моны истә тотарга кирәк.

Балык

Карьера үсеше мөмкинлеге зур. Сишәмбегә җитди эшләр планлаштырмагыз. Тормышыгызга яңалык кертүдән курыкмагыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии