Бу атнага йолдызнамә

2-8 июнь көннәренә йолдызнамә.

 

 

 

 

 

 

 

 



Кучкар

Сак булыгызы: кемдер сезне алдарга ниятләп йөри. Эшегездә килеп туган хәлләр көтмәгәндә генә сезнең файдага үзгәрер.

Үгезбозау

Күңелегезгә ятышсыз бер сөйләшүдән котылып калып булмаячак. Сишәмбе көнне беркемнең дә үтенечен канәгатьләндермәгез: бик нык ялгышуыгыз бар.

Игезәкләр

Атна башында үзегезгә ошый торган кешеләр белән аралашырга туры киләчәк. Пәнҗешәмбе, таудан төшүе менүгә караганда җиңелрәк, дигән сүзләрне искә төшерергә туры киләчәк.

Кысла

Игътибарлырак булыгыз, кирәкле бер мәгълүмат ишетәчәксез. Хыялыгызны тормышка ашыру өчен хәйкәләрлек күрсәтергә туры киләчәк.

Арыслан

Башыгызны әйләндерердәй гаҗәеп бер очрашу булыр. Тик кызыктыргыч тәкъдимнәргә генә исегез китмәсен.

Кыз

Атна башында эшегездә игътибарлы булыгыз: гап-гади хатагызның матди югалтуга китерүе бар. Аннан килеп, хәтерегезнең дә сынату ихтималы юк түгел.

Үлчәү

Белеп торыгыз: эшегезне гадәттәгедән тизрәк башкармасагыз, бу җитәкчегезгә ошамаячак. Атна урталарында үзегез дә көтмәгән бер уңышка ирешәчәксез.

Чаян

Эштә ачуыгызны тышка чыгармасагыз. Вәгъдәләрнең әкрен генә үтәлә башлавын күреп сөенәчәксез.

Укчы

Тормышыгызга азмы-күпме үзгәреш кертердәй бер кеше белән танышачаксыз. Сөйкемле сөяк булуыгыз бер максатыгызга ирешергә ярдәм итәчәк.

Кәҗәмөгез

Планнарыгызны үзгәртергә теләп, ачуыгызны чыгарырга мөмкиннәр. Белеп торыгыз: үз көчегезгә кирәгеннән артык ышану җитәкчегезгә ошамаячак.

Сукояр

Көч-энергиягез бик күп булганлыктан, эшләрегезне җырлап башкарачаксыз. Тик йомшаклыгыгыз аркасында кирәкмәгән бәхәскә тартып кертүләре, ә аның кәефегезне төшерүе ихтимал.

Балык

Шәхси тормышыгызда, кечкенә булса да, гаять зур өметләр уяна торган үзгәрешләр күреп сөенәчәксез. Кайчандыр үзегезгә үлеп гашыйк булган, әмма юлларыгыз аерылган бер кеше белән күрешәчәксез.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии