Бу атнага йолдызнамә

23-29 июнь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Өйдәге проблемаларны, күчемсез милек мәсьәләләрен чишү өчен кулай атна. Әти-әниегезнең хәлен белергә, булышырга вакыт.

Үгезбозау

Яңа танышлар табарсыз. Эш күп булса да, аралашуларга вакыт кызганмагыз. Сезне бу атнада очраклы танышулар көтә.

Игезәкләр

Атнаның соңгы көннәрен актив уздырырга туры килә. Эш сәфәрләрендә танышкан кешеләр белән аралар артык якынаюга юл куймау хәерлерәк.

Кысла

Атна башында вакыйгалар кабатлангандай тоелыр. Бу алдагы ялгышларны кабатламаска ярдәм итәр. Күптән хыялланган әйберне сатып алырга җае чыгар.

Арыслан

Романтик маҗаралар өчен кулай вакыт түгел. Яраткан кешегезнең үткәнендә казыну аралар суынуына китерергә мөмкин.

Кыз

Атнаның беренче көннәрендә мөнәсәбәтләргә ачыклык кертү өчен нык тырышырга туры килә. Тормышыгызны үзгәртергә теләсәгез, моннан да кулай вакыт таба алмассыз.

Үлчәү

Якын арада мөнәсәбәтлә яхшы якка үзгәрәчәк. Юк-барга низаг чыгармаса тырышыгыз. Эштә киеренке һәм шактый тыгыз вакыт.

Чаян

Башкалар алдында абруегыз югары, аны акларга тырышыгыз. Ерак юлга чыгу һәм романтик рухтагы очрашулар өчен менә дигән вакыт.

Укчы

Мөнәсәбәтләрдә кризис башлангандай тоелса, ялгыз калып карагыз. Эш урынын алыштыру турында да уйларга була.

Кәҗәмөгез

Мәхәббәт өлкәсендә барысы да яхшы. Яңа танышлар табу, романтик очрашулар өчен бик кулай вакыт.

Сукояр

Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрне кискенләштермәгез. Бер-берегездән арыган булсагыз, күрешми торып карарга кирәк.

Балык

Һәрьяктан уңышлы атна. Мәхәббәт өчен дә вакыт табарга кирәк. Ялгызлар парын очратачак. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии