Бу атнага йолдызнамә

14-20 июль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 


Кучкар

Кәефегезнең төрле чагы булыр, күңел халәтегезне башкаларга сиздермәгез. Сөйгәнегез белән бергәләп торак мәсьәләсен хәл итү өчен кулай вакыт.

Үгезбозау

Күптән аралашмаган ерак туганнарыгызна хат язып, мөнәсәбәтләрне яңадан торгызырга мөмкин. Эшлекле сәфәрләр өчен яхшы атна.

Игезәкләр

Гаилә бюджетыннанмы, түгелме – үз кесәгездә акча йөртегез. Эш урынын алыштыру турында уйланырга була.

Кысла

Бизнеста яңа фикерләрне алга сөрү уңыш китерәчәк. Ләкин эш дип артык бәргәләнергә кирәкми.

Арыслан

Шәхси тормышыгыз турында теләсә кемгә сөйләргә кирәкми. Гаилә мөнәсәбәтләренә башкалар фикере комачаулык кына итәчәк.

Кыз

Дусларыгыз белән күңелле ял оештыру өчен кулай вакыт.

Үлчәү

Кәефегез булмаса да, бар игътибарны сөйгәнегезгә юнәлтегез. Буш вакытыгызны күбрәк аның белән уздырырга тырышыгыз.

Чаян

Тәвәккәл булыгыз – насыйп ярыгыз белән уртак максатлар кору өчен яхшы вакыт. Эштә дәрәҗәгез артыр.

Укчы

Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрне җайга салу җиңел булмас. Имгәнүләрдән сакланыгыз.

Кәҗәмөгез

Сабыр булыгыз – эштә булган күңелсезлекләр үз агымына яхшы якка үзгәрер.

Сукояр

Сәламәтлек буенча нидер борчый икән, табибка күренү ягын карагыз. Эштә вакытлыча булса да, баш иеп калырга күнегү мөһим.

Балык

Җади эшләрдә танылу өчен яхшы атна. Сәламәтлеккә игътибарлы булыгыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии