Бу атнага йолдызнамә

21-27 июль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Атна башында хискә бирелүнең хаталануга китерүе бар. Язмышыгызда уңышлар гына түгел, мул тормыш та вәгъдә итәрдәй борылыш булырга тора. Дәрәҗәле бер кеше белән очрашу сезгә бик мөһим бер мәсьәләне хәл итүдә юл күрсәтер.

Үгезбозау

Йолдызлар сәфәргә чыгуларны әлегә кичектереп торырга куша. Моңарчы яшереп килгән сәләтләрегезне тышка чыгару нәтиҗәсендә бик күпләрне көнләштерердәй элемтәләр урнаштырырсыз.

Игезәкләр

Күршеләрегез белән үзара тавыш чыгар. Атна ахырында инде әллә кайчаннан ук күңелегезне борчып килгән зур гына бер проблемагыз хәл ителер.

Кысла

Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен бик тә уңайсыз атна булуын истән чыгармассыз. Пәнҗешәмбе көнне тирәгездәгеләрне сокландырырлык берничә гамәл кылачаксыз. Атна ахырында әйбәт кенә акча алачаксыз.

Арыслан

Якыннарыгыз арасыннан берсенең язмышы өчен нык кына дулкынланырга туры киләчәк. Ял көннәрендә сөеклегез белән уртак тел табуы кыен булачак.

Кыз

Атна башында хезмәт урыныгызда югарырак вазыйфага күтәрелү өчен мөмкинлекләр ачылачак. Тик күңел тынычлыгын сакларга, игътибарлы һәм сак булырга кирәк.

Үлчәү

Узган атнада үзегезне алдаганнарын аңларсыз. Кемнәрдер тәкъдим иткән бүләккә исегез китмәсен. Атна ахырында гаиләгездә күңелле хәлләр булуы көтелә.

Чаян

Хезмәт коллективы өчен өстәмә җаваплылык алырга туры килер. Каушап калмасагыз, барсы да бик шәп булачак.

Укчы

Килеп туган кыенлыкларның хәл ителүен үзегез дә тоймый калачаксыз. Атна ахырында кемдер сезне гаҗәпкә салачак.

Кәҗәмөгез

Көтелмәгән вакыйгалар килеп чыгарга мөмкин. Боларның исә низагка китерү ихтималы да юк түгел.

Сукояр

Авызыгызны белебрәк ачыгыз, юкса үзегезгә кирәкле бер кешене бик нык үпкәләтүегез бар. Эш урынын алыштыру турында кат-кат уйлагыз. Чөнки бик үк дөрес фикер түгел кебек.

Балык

Атна башында хезмәт урыныгыздагы абруегыз турында кайгыртырга туры киләчәк. Атна ахырында исә гаиләгездә бик тә күңелле вакыйгалар булуы көтелә.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии