Бу атнага йолдызнамә

11-17 август көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Шәхси тормыш күңелле вакыйгаларга бай булачак, әмма аның озакка сузылуы гына икеле. Яраткан кешегезнең кимчелекләре аралар бозылуга сәбәпче булуы бар.

Үгезбозау

Барысын да яңадан башлау хакындагы өметегезне онытырга туры килмәгәе. Иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр өчен уңышлы вакыт.

Игезәкләр

Эш урынында мәхәббәт маҗарасы башлану ихтимал. Әмма аның турында әлегә бар кеше дә белмәсә дә ярый.

Кысла

Ике арадагы мөнәсәбәтләрдәге кимчелекләр турында уртага салып сөйләшергә кирәк. Атна финанс мәсьәләләрен хәл итү өчен кулай.

Арыслан

Танушыларга бай вакыт. Әмма алар туйдырып бетерәчәк. Яңа танышлар арасында тормышта урын алырдайлары аз булачак.

Кыз

Шәхси тормышта тәнәфес барлыкка килергә мөмкин. Пар табарга теләсәгез дә, чынлыкта сезгә ялгыз да начар түгел. Тормышыгызга килеп кергән кешегә саграк карагыз.

Үлчәү

Моңа кадәр бары дус кына дип санап йөрткән, күптәннән аралашкан кеше белән ике арада мәхәббәт барлыкка килү ихтималы бар.

Чаян

Шәхси тормыш маҗараларга әзерлегегезнең нинди булуыннан тора. Күп очракта инициативаны үз кулыгызга алырга туры килә.

Укчы

Атна бер яктан уңышлы, мәхәббәт өлкәсендә дә бар да яхшы. Икегезгә генә бик рәхәт булса да, кеше янына чыгудан да курыкмаска кирәк.

Кәҗәмөгез

Көндәш барлыкка килергә мөмкин.Мөнәсәбәтләрне катлауландырмаска, сөйгәнегезне аңларга тырышыгыз.

Сукояр

Яңа мөнәсәбәтләр башлану ихтималы бар. Әмма алар элекке ялгышларны кабатламасагыз гына дәвамлы булыр.

Балык

Күпме генә яратсагыз да, башыгызны югалтмагыз. Барысына да аек акыл белән карау дөрес фикергә килергә булыша.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии