Бу атнага йолдызнамә

1-7 сентябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Яңа мөнәсәбәтләр башларга вакыт юк. Бу атнада барлык керемнәр бурычларны капларга китәр.

Үгезбозау

Айның беренче атнасы дуслар, якыннар янәшәсендә ял итү өчен кулай. Эштә яңа проектларга алынудан курыкмагыз.

Игезәкләр

Үткәнне сагыну хисе туарга мөмкин. Моның элекке ялгышларны кабатламаска файдасы тиюе бар.

Кысла

Якыннарыгыз сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Командировкаларга чыгучыларның эшләре уңар.

Арыслан

Эшләр уңышлы килеп чыксын өчен артык тырышырга кирәкми. Кешеләрдә ышаныч яулау да җитә.

Кыз

Гаилә йөген бергәләп тартканда гына аңлашып яши алачаксыз. Эштә тыгыз чак.

Үлчәү

Тормышта эчке сиземләү сәләтенә таяна аласыз. Ул ялгышлардан сакланырга ярдәм итәр.

Чаян

Күршеләр һәм туганнар белән аралар бозылу куркынычы бар. Сөйгән ярыгызга карата суынгандай булырсыз.

Укчы

Шәхси тормышка вакыт юк. Аның каравы эштә бар да яхшы. Карьера үсеше ихтималы зур.

Кәҗәмөгез

Яраткан кешегез сезнең игътибарга мохтаҗ. Гаилә проблемалары борчымас.

Сукояр

Атна тыныч узарга охшамаган. Шәхси тормышта мөнәсәбәтләрне ачыклау, үпкәләүләрдән бик теләсәң дә качып булмас.

Балык

Мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен яхшы вакыт. Ялгызларга өйләнешү турында уйлый башларга кирәк.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии