Бу атнага йолдызнамә

29 сентябрь – 5 октябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Гаиләдә киеренкелек сизелергә мөмкин. Низагларны кисәтү өчен башкалар фикеренә колак салырга, юл куярга тырышыгыз.

Үгезбозау

Алда күңелле вакыйгалар булуы көтелми. Мәхәббәттә дә бик үк уңышлы вакыт түгел.

Игезәкләр

Планнарны тормышка ашыру турында уйлар чак. Хисләрегезне тыймагыз, яраткан кешегезгә игътибарлы булыгыз.

Кысла

Төзелеш яки ремонт эшләре башлау сәбәпле, өйдә тавыш чыгу куркынычы бар.

Арыслан

Бу чор яңа танышлар табу, очрашулар өчен кулай. Ашыгыч карарлар кабул итәргә туры килә. Килешүләр төзү өчен яхшы вакыт.

Кыз

Юмарт кешеләрнең үзләренә яшәү уңайрак. Һәрьяктан уңышлы вакыт. Аңа лаек булыгыз. Сәламәтлеккә игътибар итәргә кирәк.

Үлчәү

Мәхәббәт үзе сезне эзләп табачак, бары көчегезгә ышаныгыз һәм күбрәк аралышыгыз гына. Яңа эшкә курыкмыйча алынырга мөмкин.

Чаян

Тормышыгызның яшерен яклары ачылу куркынычы бар. Бу романтик маҗаралар өчен яхшы вакыт түгел. Әлегә шау-шулы вакыйгалардан ераграк йөрү файдалырак.

Укчы

Сез шәхси иреккә, бәйсезлеккә ихтыяҗ сизәсез. Гаилә җепләре дә авыр йөк булып тоелырга мөмкин. Тормышка үзгәрешләр кертергә тырышыгыз.

Кәҗәмөгез

Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрнең кискенләшү куркынычы бар. Борчылмагыз, тиздән барысы да җайлана.

Сукояр

Алга куйган планнарның тормышка ашу ихтималы арта. Мәхәббәт фронтында бар да яхшы. Күчемсез милек документларын рәсмиләштерү өчен кулай вакыт.

Балык

Мөнәсәбәтләрдә кризис туган кебек тоелыр. Хисләр кадерле булса, аларны сакларга тырышыгыз. Авырлык тудыра икән, аннан вакытында котылу күпкә хәерлерәк.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии