Бу атнага йолдызнамә

13-19 октябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Җитәкчегезнең үзегезгә өстәмә эш йөкләвенә карышмагыз, юкса тип-тигез юлда да түмгәкләргә очрый башлаячаксыз. Шәхси тормышыгызда үзара санлашмау кебек күренешләр килеп чыгарга мөмкин.

Үгезбозау

Бу атнада дәрәҗәле кешеләр бик катлаулы бер эшегезне башлап җибәрергә ярдәм итәр. Азрак сөйләп, күбрәк тыңласагыз, әйбәт кенә керемгә дә ия булачаксыз.

Игезәкләр

Килеп туган хәлләрдә эчке сиземләвегез матди хәлегезне яхшыртыр. Шәхси тормышыгызда да яхмышыгызның хәерхаһлыгын тоеп сөенерсез.

Кысла

Сак булыгыз: җиңелчәрәк акыл белән эш итсәгез, бурычка батуыгызны тоймый да калачаксыз.

Арыслан

Бу атнада түгел, ә бәлки бергәләшеп мөһим карарларга килергә кирәк. Атнаның икенче яртысында кәефегез әллә ни тотрыклы булмас.

Кыз

Планнарыгыз турында хәтта якыннарыгыз да белмәсен. Чөнки дошманнарыгыз барысын да астын-өскә китерергә мөмкин.

Үлчәү

Эшегездә абруегызның күтәрелүен сизеп, горурлык хисләре кичерерсез. Җитәкчегез эшегездән бик канәгать.

Чаян

Бу атнада барысы да сез теләгәнчә генә барып чыкмас. Кемнеңдер гаебен кичерергә туры килер.

Укчы

Сезгә бераз ял итеп алырга кирәк. Шәхси тормышыгызда матур гына үзгәрешләрнең башлануын көтегез.

Кәҗәмөгез

Мөһим эшегездә дус-ишләрегезнең ярдәме, киңәшенә таяныгыз. Шәхси тормышыгызда проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

Сукояр

Бер тапкыр уңышсызлыкка юлыгудан төшенкелеккә бтрелмәгез. Кыенлыкларны ерып чыга алачаксыз.

Балык

Хәзер сезнең өчен иң мөһиме – эчкерсезлек. Атна ахырында күңелегезне кытыклардай вакыйга килеп чыгар.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии