Бу атнага йолдызнамә

20-26 октябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Тәкәбберлек һәм үзсүзлектән арынырга вакыт. Югыйсә яраткан кешегезне югалту куркынычы бар. Ашыгыч карарлар кабул итмәгез.

Үезбозау

Холыкка, тышкы кыяфәткә үзгәреш кертү теләге зур. Әмма күпме генә тырышсаң да, бар кешегә дә ошап бетеп булмый.

Игезәкләр

Йөрәк хисләре өчен бик үк уңайлы вакыт түгел. Эштә дә шактый тыгыз вакыт. Күп эшләргә туры киләчәк.

Кысла

Яңа танышларга бик үк ышанып бетмәгез, кешегә артык тиз якынаймагыз.

Арыслан

Өметне акламаганнардан вакытында ерагаю яхшырак. Яныгыздагы кешене моңа кадәр булган мәхәббәтегез белән чагыштырмагыз.

Кыз

Атна романтик рухтагы очрашулар, сәяхәтләр өчен кулай. Ялгыз калмаска тырышыгыз.

Үлчәү

Күңелегезгә ошаган кеше белән генә очрашыгыз. Аларның тагын да якынаю мөмкинлеге зур.

Чаян

Тормышыгызны үзгәртергә теләгән кешеләр моны хәзер эшләргә тиеш. Эштә яңа проектлар башлау турында уйларга мөмкин.

Укчы

Яраткан кешегезне туганнарыгыз белән таныштырырга була. Мөмкинлек чыкса, ял алыгыз.

Кәҗәмөгез

Нигезсез гаепләүләр тормышны катлауландырырга мөмкин. Ничек кенә авыр булса да, мөнәсәбәтләрне ачыклый башларга ашыкмагыз.

Сукояр

Яраткан кешегезгә терәк булырга туры килә. Өйдә бар да элеккечә. Эштә карьера үсеше мөмкинлеге арта.

Балык

Сөйгәнегездә кызыксыну уяту өчен төрле образлар тудырырга туры килә. Командировкага чыгучыларның юлы уңа.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии