Бу атнага йолдызнамә

1-7 декабрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Ничек кенә тыгыз чак булса да, бар эшне читкә куеп, ял итәргә вакыт табыгыз. Парын эзләүчеләрне кызыклы очрашу көтә.

Үгезбозау

Хисләрнең сыналу вакыты. Көнләшергә сәбәп бирмәгез, үзегез дә юк-барга көнләшмәгез. Ашыгыч карарлар кабул итү эшкә зыян салырга мөмкин.

Игезәкләр

Өзелгән элемтәләрне, күпме генә теләсәң дә, кире торгызып булмый. Барын да онытып, тормышны яңа биттән башларга тырышыгыз.

Кысла

Атна йөрәк хисләре өчен кулай түгел. Тормыштагы барлык проблемаларны мәхәббәтне икенче планга куярга мәҗбүр итә.

Арыслан

Яңа танышлар табу өчен кулай вакыт. Күбрәк аралашыгыз, кешеләрдән качмагыз. Эшлекле очрашулар уңыш китерә.

Кыз

Әлегә гармония һәм үзара аңлашып яшәүгә өметләнеп булмый. Эштә максатка ирешү өчен бик нык тырышырга туры килә.

Үлчәү

Гаиләдә бары тик үзегезнең көчкә генә ышанырга кирәк. Өйдә утырмагыз, кая да булса бару мөмкинлеге табарга тырышыгыз.

Чаян

Атна кибеткә йөрү, күптән хыялланган әйберне алу өчен уңайлы. Өйне матурлау турында уйларга мөмкин.

Укчы

Шәхси тормышта бар да яхшы. Ни телисез, шул чынга аша, барысы да сезнең инициативага бәйле.

Кәҗәмөгез

Шәхси тормышта җитди адымнар ясарга ашыкмагыз. Мөнәсәбәтләрне кискенләштермәс өчен, хискә артык бирелмәскә кирәк.

Сукояр

Шәхси тормышны җанландыру өчен, парны алыштыру мәҗбүри шарт түгел. Бергәләп каядыр бару, нидер эшләү дә җитә.

Балык

Хыялларның тормышка ашуына берничә адым гына кала. Көчегезне юкка сарыф итмәгез.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии