Бу атнага йолдызнамә

15-21 декабрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Хезмәттәшләрегез сезнең тәкъдимнәргә мөкиббән китмәячәк. Борчылмагыз, озакламый эшегездәге хәлләр сезнең сүзләрне “куәтлиячәк”. Юктан гына акча туздырырга туры киләчәк.

Үгезбозау

Дус-ишләрегез авыр вакытта ярдәмгә килеп, кәефегезне күтәрә алачак. Аларны онытмагыз, кунакка чакырыгыз. Дусларча очрашу – әйбәт, тик иртәгәсе көндә янә эшкә барасын да истән чыгармагыз.

Игезәкләр

Башланган эшләрегез күпләрне көнләштерерлек дәрәҗәдә бик шәп төгәлләнәчәк. Бу атнада романтик хисләр белән сугарылган очрашу да булырга мөмкин әле.

Кысла

Шактый ук мәшәкатьлек чор. Сезне төрле яклап теге яки бу проблемалар чолгап алырга мөмкин. Тик хафаланырга кирәкми. Ешрак елмаерга тырышыгыз.

Арыслан

Йолдызлар сәламәтлегегезне кайгыртырга, авыр физик эш белән мавыкмаска киңәш итә. Эшегездә хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләрне моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә яхшырту, әйбәт кенә акча эшләү җае чыгачак.

Кыз

Бу көннәрне туганнарыгыз белән аралашып уздырачаксыз. Якты дөньяда сезнең өчен алардан да якынрак кешеләрнең булмавын аңларлык хәлләр көтегез. Шуннан соң инде тормышыгызга бөтенләй башкача карый башларга мөмкинсез.

Үлчәү

Бик күптәннән башлап ташланган эшләрегезгә, ниһаять, нокта куячаксыз. Йөз-кыяфәтегезгә чыккан үз көчегезгә ышану, ныклык билгесе сезне эшегездә яңа биеклеккә күтәрү омтылышына сәбәп булыр.

Чаян

Тирәгездәгеләр үзегезне ишетми, санга сукмый кебек тоелыр. Аларның, йөзегезгә бәреп әйтәсе, сезнең кәефегезне бозасы килми. Бары шул гына.

Укчы

Бу атнада җәрәхәтләнү, имгәнү кебек бәхетсезлек очраклары килеп чыгу ихтималы бар. Саклык кирәк, саклык. Бик зур бер хыялыгызның тормышка ашу чаткылары күренә башлаячак.

Кәҗәмөгез

Көтмәгәндә генә кунаклар килеп төшәр һәм алар белән эшегезне калдырырга туры килер. Түзегез, озакламый сез шуларның ук ярдәменә мохтаҗ булачаксыз.

Сукояр

Мин-минлек, аздан гына да кабынып китүегез аркасында хезмәттәшләрегезнең гайрәтен чигерергә мөмкинсез. Бу атнада сезне борчыган бер мәсьәләдә көтелгәннең киресе дә килеп чыгарга мөмкин.

Балык

Күңелегездә мәхәббәт хисләре кабынырга тора. Артык бетеренмичә генә нәтиҗәләргә ирешәчәксез. Оештыру сәләтенә ия булуыгызны күреп, сезгә дәрәҗәле эш урыны тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии