Бу атнага йолдызнамә

Бу атнага йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Атна яңа танышлар табу, романтик очрашулар өчен кулай. Дусларыгыз белән аралашырга вакыт табыгыз.

Үгезбозау

Күп эшләргә туры килер, аның нәтиҗәсе дә озак көттермәс. Тормыштагы принциплардантайпылмаска тырышыгыз. Шул очракта абруегыз үсәр.

Игезәкләр

Тормышка үзгәрешкертүдән курыкмагыз, хәзер нәкъ вкыты. Финанс кыенлыкларымаксаттан тайпылдырмаска тиеш. 

Кысла

Җитәкчегез белән мөнәсәбәтләрнең кискенләшү куркынычы бар. Тормыштагы аңлашылмаучанлыклар борчуга салырга тиеш түгел, атнаның икенче яртысында барысы да яхшы якка үзгәрер.

Арыслан

Бар яктан да уңышлы вакыт, карьера үсеше мөмкнлеге бар. Командировкага чыгучыларның юллары уңар. Йөрәк-кан тамырлары чирләреннән сакланырга кирәк.

Кыз

Билне кысыбрак бәйләргә, акчаны юк-барга туздырмаска тырышыгыз. Бар игътибарны гаиләгә, өйдәге эшләргә бирергә туры килер.

Үлчәү

Мәхәббәт өлкәсендә уңышлы вакыт. әма гаилә төзергә, җитди вәгъдәләр бирергә ашыкмагыз. Барысы да үзгәрергә мөмкин.

Чаян

Шәхси мөнәсәбәтләрдә хаклы икәнлегеңне исбатларга туры килә. Үзегезне стресслар, низаглардан саклагыз.

Укчы

Бер урында утырмагыз, гел хәрәкәттә булыгыз.Шул чакта тормышыгызның уңай борылыш алуын үзегез дә сизми клырсыз. Килешүләр төзү өченуңайлы вакыт.

Кәҗәмөгез

Яраткан кешегездән бүләк алырсыз. Бу атнада башланган хезмәттәшлек дәвмлы һәм уңышлы була.

Сукояр

Тормышка күптән көтелгән уңай үзгәрешләр керә. Яңа эшкә керешү, мөһим очрашулар билгеләү өченяхшы вакыт.

Балык

Җитди карарлар кабул иткәндә эчке сиземләү хисенә тянырга кирәк. Барысында уйлап эшләгез.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии