Бу атнага йолдызнамә

9-15 март көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 


Кучкар

Шәхси тормышта бернинди үзгәреш юк. Яңа мәхәббәт маҗаралары дәвамлы булмый. Пәнҗешәмбегә кадәр эш башламагыз.

Үгезбозау

Тормышыгызга нинди дә булса үзгәреш кертергә вакыт. Ялгызлар парын таба алачак. Эштә бар да яхшы, тырышлыгыгызның нәтиҗәсен күрәчәксез.

Игезәкләр

Атна шактый киеренке төстә узарга охшаган. Вакыт тыгызрак булса да, якыннарыгыз турында онытмагыз. Карьера үсеше мөмкинлеге бар.

Кысла

Барлык юнәлештә дә уңыш көтә. Мөмкинлек тапсагыз, сәяхәткә чыгыгыз. Сез хәзер игътибар үзәгендә. Моннан файдаланып калырга кирәк.

Арыслан

Мәхәббәт сыналу чорын кичерә. Уйламый ычкындырган сүз дә мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе өчен җитәргә мөмкин. Юлларда сак булырга кирәк.

Кыз

Эш бик күп, бу шәхси тормышка бөтенләй вакыт калдырмый. Җитди карарлар кабул итүне кичектереп тору яхшырак. Салкын тидерүдән сакланыгыз.

Үлчәү

Әлегә сезгә буйсынучы роленә канәгать булырга туры килә. Эштә бик тыгыз чак, әмма зур керемгә өметләнмәгез.

Чаян

Сәяхәт итәргә мөмкинлек табыгыз. Мәхәббәт өчен уңышлы вакыт. Эштә бар да яхшы. Хезмәт хакының арттырулары ихтимал.

Укчы

Өегезне матурлау турында уйларга мөмкин. Шау-шулы күңел ачу чараларыннан ераграк йөрү хәерлерәк. Яраткан кешегезгә романтик кичке аш әзерләгез.

Кәҗәмөгез

Яңа танышлар таба алачаксыз. Әмма әлеге җитди мөнәсәбәтләр төзү мөмкинлеге юк. Ял итәргә кирәк.

Сукояр

Сезгә хәзер максатыгызга ирешү мөмкинлеге бирелә. Бу атнада күчемсез милек мәсьәләләре уңышлы хәл ителә. Командировкаларны кичектереп тору яхшырак.

Балык

Шәхси мәсьәләләрне тиз һәм уңышлы хәл ителә. Күңелегезгә якын кешене таба алачаксыз. Үз эчегезгә бикләнмәгез. Яңа проектлар башларга мөмкин.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии