Бу атнага йолдызнамә

16 – 22 март көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 


Кучкар

Шәхси тормыштагы активлык зыян гына сала. Башкаларга белгертәсе килмәгән сернең ачылу куркынычы бар. Пәнҗешәмбегә кадәр яңа эшләр башламагыз.

Үгезбозау

Тормышка үзгәреш кертү теләге туа. Шулай да еллар буе ныгыган мөнәсәбәтләрне бер кизәнү белән юкка чыгарырга ашыкмаска кирәк.

Игезәкләр

Хатирәләргә артык бирелү сезнең файдага түгел. Карьера үсеше ихтималы зур. Моңа ирешү өчен, җаваплы проектларга курыкмый алынырга кирәк.

Кысла

Бу – сезнең өчен һәрьяктан уңышлы вакыт. Мөмкинлек булса, ялга чыгыгыз. Ялгызлар парын таба алачак.

Арыслан

Хәзер сезгә җиңел түгел – күңел күтәренкелеге тиз арада депрессия белән алышына. Атна азагында файдалы килешүләр төзи алачаксыз.

Кыз

Якыннарыгызның теләк һәм тәкъдимнәренә колак салыгыз. Үзара килешеп яшәргә кирәк. Атна эшкуарлык эшчәнлеге алып бару өчен кулай.

Үлчәү

Атна башында эштә җитди кәгазьләр белән эшләгәндә игътибарлырак булыгыз. Хезмәттәшләрегез белән низагка керүдән сакланыгыз.

Чаян

Иҗадый планнарны тормышка ашыру өчен уңайлы вакыт. Ялгызлар парын очрата алачак. Мәхәббәт бөтенләй көтмәгәндә килә.

Укчы

Гаиләдәге борчу-мәшәкатьләр башкага вакыт калдырмый. Төрле очрашу, күңел ачу кичәләрен кичектереп торырга кирәк.

Кәҗәмөгез

Актив яшәү рәвеше мәхәббәткә вакыт калдырмый. Якыннарыгызга карата игътибарлырак булыгыз. Белемне күтәрү өстендә эшләгез.

Сукояр

Яңа танышлар табу, мөнәсәбәтләрне ныгытуөчен кулай вакыт. Яраткан кешегезгә көтелмәгән бүләк әзерләгез.

Балык

Кыенлыклар һәр кеше тормышында була. Иң мөһиме – аларның үз вакытында хәл ителүе. Буш вакытыгызны саф һавада уздырыгыз.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии