Бу атнага йолдызнамә

11-17 май көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Яраткан кешегезгә бүләк әзерләгез. Бергәләп кая да булса бару хисләрне тагын да ныгытырга ярдәм итәр. Матди хәлегез яхшыру ихтималы бар.

Үгезбозау

Тормышта күп нәрсә үзегездән тора. Тышкы кыяфәтегезне гел күзәтеп торыгыз. Эштә активрак була алсагыз, җитәкчегез тиешенчә бәяләр.

Игезәкләр

Активлыкны киметү яхшырак. Бу атнада танышкан кешеләр шатлык өстәми, тормышыгызга яңа кергәннәргә артык ияләшмәскә тырышыгыз.

Кысла

Кышкы йокыдан уянырга вакыт. Якыннарыгызга бүләк әзерләгез, ерак туганнарыгызның хәлен белегез. Эшен алыштырырга теләүчеләр өчен кулай чор.

Арыслан

Ничек кенә катлаулы тоелса да, гаиләдә тынычлык сакларга кирәк. Юк-барга тавыш чыгармагыз, бер-берегезгә карата игътибарлырак булырга тырышыгыз.

Кыз

Атна юлга чыгучылар өчен уңышлы. Игътибар үзәгендә булудан курыкмагыз. Авырлыклар килгәндә хезмәттәшләрегездән ярдәм сорарга оялмагыз.

Үлчәү

Юлга чыгучыларны күңелле очрашулар көтә. Җитди сораулар туганда эчке сиземләү сәләтенә таянырга мөмкин. Диета саклау файдалы.

Чаян

Яраткан кешегез белән ике арада аңлашылмаучанлык килеп чыгу куркынычы бар. Эштә план буенча эшләү урынлы.

Укчы

Атна гади генә узмаска охшаган. Башкаларның фикеренә колак салу күп мәшәкатьләрдән саклар. Әти-әниегезнең хәлен белергә вакыт табыгыз.

Кәҗәмөгез

Сезнең өчен бар яктан да уңышлы вакыт. Яңа эшкә курыкмый тотынырга була. Атна азагында үзегез өчен бәйрәм оештыра аласыз.

Сукояр

Өйдәге вак-төяк мәшәкатьләр зур проблемалар турында онытып торырга ярдәм итә. Өйне җыештырырга, косметик ремонт башларга мөмкин.

Балык

Активрак булсагыз, авырлыклардан курыкмагыз, уңышка ирешә алачаксыз. Карҗера үсеше мөмкинлеге бар.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии