Бу атнага йолдызнамә

8-14 июнь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Яраткан кешегез белән проблемаларны уртага салып сөйләшергә өйрәнергә кирәк. Эштә бертөрлелек күзәтелә, яңа эш урыны эзли торган вакыт түгел.

Үгезбозау

Ялгызларның парын очрату мөмкинлеге бар. Үти алмаслык зур планнар кормагыз. Барына да канәгать булып яшәгез.

Игезәкләр

Шәхси тормышта бар да яхшы. Хәзер күп нәрсә сезнең тәвәккәллеккә бәйле.Эштә җитәкчегезнең ышанычын казанырга тырышыгыз.

Кысла

Атна яңа мөнәсәбәтләр башлу өчен бик үк туры кили. Аны каравы гаиләдә бар да яхшы. Бер-береңә бүләкләр ясарга мөмкин.

Арыслан

Хезмәт эшчәнлегенең шактый нәтиҗәле чагы. Өстәмә керем чыганагы табылырга мөмкин. Тәкъдимнәрдән баш тартмагыз, бик тиздән акчаның кирәге чыгачак.

Кыз

Берьюлы ике кеше өчен эшләү ардыра. Әмма әлегә башка чара юк. Яраткан кешегезне аңларга тырышыгыз. Эштә күләгәдәрәк калу, җитәкчегезнең күзенә бик чалынмау яхшырак.

Үлчәү

Яраткан кешегезнең тугрылыгына карата шикләнүләрне бер читкә куеп, тыныч яшәргә тырышыгыз. Җәйге ял алу өчен кулай вакыт.

Чаян

Тыныч һәм сабыр булыгыз. Бу атнада иң катлаулы мөнәсәбәтләрне дә җайга салу мөмкинлеге туа. Эшегезне алыштыру турында уйлый аласыз.

Укчы

Бер урында утырмагыз, кешеләр белән аралашыгыз, ялга китегез. Эштә тикшерү килергә мөмкин. Кәгазьләр һәм документларны тәртипкә салырга кирәк.

Кәҗәмөгез

Гаиләдә тынычлык саклагыз. Бер-береңә бүләк ясарга, игътибарны арттырырга кирәк.

Сукояр

Гаилә тормышы ширбәт аен хәтерләтә. Һәр мизгелнең кадерен белегез. Эштә үзеңнең нәрсәгә сәләтле икәнлегеңне күрсәтү мөмкинлеге туа.

Балык

Матди яктан файдалы тоелган тәкъдимнәр көтелгәнчә булмый. Җитди карарлар кабул итүне кичектереп тору хәерлерәк.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии