Бу атнага йолдызнамә

22-28 июнь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Торак һәм көнкүреш мәшәкатьләрен хәл итәсе була. Атнаның соңгы көннәре мәхәббәт өчен уңышлы.

Үгезбозау

Яңа танышлар табу өчен яхшы вакыт. Очраклы очрашу киләчәк тормышка үзгәрешләр кертә ала. Белемне күтәрү өстендә эшләргә кирәк.

Игезәкләр

Якыннарыгызга бүләк әзерләгез. Атна азагына зур әйберләр сатып алу җые чыга. Гаилә белән ялга китәргә мөмкин.

Кысла

Шәхси тормышта активлык сизелә. Тышкы кыяфәтегезне матурлау турында уйлагыз, кибетләрдә йөрү мөмкинлеге табыгыз. Яңа эшкә алынудан курыкмагыз, энергиягез ташып тора.

Арыслан

Үзегезне тынычрак тотыгыз. Яраткан кешегезнең үткәнендә казынмагыз, бу – тормышны катлауландыракчак. Карьера үсеше турында уйларга мөмкин.

Кыз

Мөнәсәбәтләргә җитди үзгәрешләр керә. Авырлыклар туганда эчке сиземләү сәләтенә таяна аласыз. Ял алырга кирәк. Яраткан кешең белән кая да булса барырга мөмкин.

Үлчәү

Гаиләдә тулы гармония. Катлаулы мәсьәләләрдә яраткан кешегезгә таяна аласыз. Өйне матурлау турында уйларга була.

Чаян

Туй, ширбәт ае яки романтик рухтагы сәяхәтләр өчен кулай. Ялгызлар парларын очрата алачак.

Укчы

Әлегә үзара аралашу барып чыкмый. Сабыр итегез, тиздән барысы да җайланачак. Ял итегез, әти-әниегезнең хәлен белергә вакыт табыгыз.

Кәҗәмөгез

Әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләр яхшыра. Гаиләдә тәртип. Сез хәзер теләсә нинди эшне башкарып чыга аласыз, активрак булыгыз.

Сукояр

Яраткан кешегезгә хисләрегез турында белгертүдән оялмагыз. Әти-әниегезгә сезнең ярдәм кирәк. Күп эшләргә туры килә. Шулай да, аның кереме соңрак күренәчәк.

Балык

Атна гаилә мөнәсәбәтләрен җайлау өчен кулай. Эш күп. Өлгерә алмасагыз, хезмәттәшләрегездән ярдәм сорый аласыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии