Бу атнага йолдызнамә

6-12 июль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Бераз тырышсагыз, теләгәнегез чынга ашар. Тискәре хис-тойгыларны башкаларга сиздермәгез.

Үгезбозау

Сөйгәнегезнең игътибарын яулау өчен, активрак селкенергә кирәк. Сәяхәт кылырсыз, ул җитди танышулар булдырырга мөмкинлек бирер.

Игезәкләр

Сөйгәнегезгә матур сүзләрне, бүләкләрне кызганмагыз, күңел җылыгызны бирегез.Матди мәсьәләне хәл итәр өчен уңышлы атна.

Кысла

Әгәр сез актив эзләнүдә икән, эчке тавышка колак салыгыз. Якындагы өч айга планнарны бүгеннән корыгыз һәм шуны тәртип буенча үтәгез.

Арыслан

Табигатьтә ял итәргә вакыт табыгыз. Якыннарыгызга сезнең ярдәм кирәк булырга мөмкин, баш тартмагыз һәм сузмагыз.

Кыз

Мөнәсәбәтләргә гел яңалык кертергә тырышыгыз. Эш урынын алыштырырга теләүчеләр өчен уңышлы чор.

Үлчәү

Тышкы кыяфәткә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Эшегездә алга таба китеш сизелер. Сак булыгыз, төрле җәрәхәтләр алуыгыз ихтимал.

Чаян

Мәхәббәт белдерү, яңа мөнәсәбәтләр башлау өчен яхшы вакыт. Эштә яңалыклар тәкъдим итегез, хуҗалар колак салмый калмас.

Укчы

Шәхси тормыш турында уйланыгыз. Мөнәсәбәтләрдә бераз кризис сизелер. Икенче ярын эзләүчеләр өчен шимбә – аеруча уңышлы көн.

Кәҗәмөгез

Үзсүзле булуыгыз төрле каршылыклар китереп чыгара. Ситуациягә башкалар күзлегеннән чыгып та карагыз. Ирекле Кәҗәмөгезләрне дәртле мәхәббәт көтә.

Сукояр

Сабыр һәм ягымлы булуыгыз үз нәтиҗәләрен бирер. Йолдызлар күбрәк сәяхәт итәргә киңәш итә.

Балык

Романтик мөнәсәбәтләр өчен вакыт табыгыз. Үз фикерегезне курыкмыйча әйтегез. Артык актив ял итүдән тыелыгыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии