Бу атнага йолдызнамә

9-15 ноябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Бу атнада йорт-җирегез, хәләл җефетегез, бала-чагагыз белән горурланачаксыз, алардан чын мәгънәсендә канәгатьлек хисләре кичерәчәксез. Хатын-кызлар даирәсендә үзара мөнәсәбәтләр аерым зур әһәмияткә ия булачак: аларның берсе үзегезгә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәчәк.

Үгезбозау

Рухи мөмкинлекләрегезне өйрәнегез, акыл офыкларын киңәйтегез, дип киңәш итә йолдызлар. Ясалма тыйнаклык, җиңелчәлек дигән әйберләрне онытып торыгыз. Эчкерсез юмартлыгыгыз һәм дөреслекне яратуыгыз уңышка китерәчәк.

Игезәкләр

Йортыгызның төзеклеге, гаиләгезнең иминлеге белән куануга сәбәп килеп чыгачак. Кыюлыгыгыз нәтиҗәсендә уңышка ирешәчәксез. Тик җитәкчегез белән сүзгә генә кермәскә кирәк.

Кысла

Алдыгызга ачыграк, аңлаешлырак максат куеп, үз көчегезгә күбрәк ышансагыз, әйбәт нәтиҗәләргә ирешәчәксез. Корып куйган барлык планнарыгыз бик җайлы гына тормышка ашачак.

Арыслан

Тирәгездәгеләр, бигрәк тә җитәклегегез акыл сәләтегезгә, рухи күтәренкелегегезгә шаккатачак. Яшерен эшләрегезне менә дигән итеп башкарып чыгачаксыз. Тышкы кыяфәтегездәге ниндидер серлелек теләсә кайда сүзе үтә торган дәрәҗәле бер кеше белән танышу мөмкинлеге бирәчәк.

Кыз

Сәфәргә чыгу өчен бик уңай атна. Килеп туган хәлләр коллегаларыгыз белән үзара мөнәсәбәтләрнең җылынуына ярдәм итәчәк. Җыелышка бару үзегез өчен кирәкле элемтәләр кору белән төгәлләнәчәк.

Үлчәү

Игътибарлы булыгыз! Көндәлек эшләрегездә бик яхшы бер мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Җайлы гына акча эшләү юлын тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

Чаян

Максатыгызга ирешү, бурычларыгызны хәл итү өчен физик активлыкны көчәйтергә кирәк. Гүзәл затларга – ирләрнең, көчле затларга туташ-ханымнарның йогынтысы физик яктан әзерлекне яхшыртуга ярдәм итәчәк.

Укчы

Белеп торыгыз: ялкаулыгыгыз аркасында килеп туган мөмкинлекләрдән файдаланмый калуыгыз ихтимал. Гел күңел ачу ягын гына карамасагыз яки сүлпәнлеккә юл куймасагыз, уңышка ирешми калмассыз.

Кәҗәмөгез

Томышыгызда бәхеткә, уңышка ирешүегездән тәүге тапкыр канәгатьлек хисләре алачаксыз. Моннан тыш дус-ишләрегезнең, туганнарыгызның үзегезгә карата җылы мөнәсәбәтеннән эреп китәчәксез.

Сукояр

Үткәндәге тәҗрибәгезне бик уңышлы кулланачаксыз. Үзегезгә йә күптәнге бурычыгызны түләү яисә аның турында бөтенләйгә оныту мөмкинлеге туачак.

Балык

Аң-белемнәрегезне киңәйтергә әзер торыгыз. Шулай гына уңышка ирешеп булачак, ди йолдызлар. Хезмәт урынында абруегызны ныгыту өчен мөмкинлекләр туачак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии